» » Халыклар бердәмлеге көне белән, райондашлар!

Халыклар бердәмлеге көне белән, райондашлар!

3-11-2015, 10:23 | Котлаулар | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Бердәмлек белән көчлебез
Халыклар бердәмлеге көне белән, райондашлар!
Быел унберенче мәртәбә билгеләнгән Халыклар бердәмлеге көненең тарихы унҗиденче гасыр башында Русиядә булган мөһим вакыйгаларга тоташа. Илебездәге таркаулык, төрле кенәзлекләр арасындагы низаглардан файдаланып, поляк баскынчылары отрядлары Мәскәүне
басып ала, боярлар Думасы таратыла, казна талана, кешеләрнең байлыклары тартып алына. Швед илбасарлары отрядлары төньяк төбәкләргә бәреп кереп, хакимлек итә, халыкны бөлгенлеккә төшерә. Шушы болгавыр, илебезгә хәвеф янаган мәлдә, аның артабангы язмышы хәл ител-
гәндә төрле буын, милләт һәм катлам вәкилләре бердәм булып оеша һәм баскынчыларны куып чыгара. Халык ополчениеләрен кенәз Дмитрий Пожарский белән земство старостасы Кузьма Минин җитәкли һәм алар берләшеп, тәүдә Мәскәүне поляк илбасарларыннан, артабан илне төрле интервентлардан азат итә. Бу хәлиткеч вакыйгалардан соң барлык кенәзлекләр бергә туплана, дәүләт идарәсе органнары барлыкка килә. Яшь кенәз, 16 яшьлек Михаил Романовны держава башлыгы итеп сайлап куялар. Халыклар ихтыяры белән тупланган
дәүләтнең артабангы тарихы шушы хәлиткеч мәлләрдә иң дөрес карарга килүне күп тапкырлар раслады, 1812 һәм 1941-1945 еллардагы
Ватан сугышларында яуланган җиңүләргә дә төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге аркасында ирешелде. Сугыштан соңгы икътисад күтәрелеше чорында да бердәмлек белән олы казанышлар яуланды. Бүгенге тарихыбызда да, һәртөрле янауларга, сынауларга карамастан, бердәм халкыбыз ныклык өлгеләре күрсәтә, илебезнең иминлеген, дөньякүләм дәрәҗәдәге йогынтысын, мәнфәгатьләрен саклап калу өчен туплана. Киләчәктә дә бердәм булып, һәркайсыбыз көченнән килгәнчә өлеш кертеп, ил киләчәге өчен тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтергә тиеш, төрле хәвефләрдән илебез иминлеген сакларга бурычлы. Хөрмәтле райондашларым! Сезне ихлас йөрәктән олы бәйрәм белән котлап,
ныклы сәламәтлек, иминлек, татулык, фидакарь хезмәт казанышлары, күтәренке кәеф, имин тормыш, җитешлек телим.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: