Гражданнарның сорауларына җавап бирделәр
№ 47 (11129) | 28-04-2016, 11:28 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 302 | Комм.: 0
25 апрель көнне район хакимиятенең кече залында гражданнарны кабул итү булды. Бирегә Бөек Ватан сугышы ветераны, тол хатын, тыл ветераннары – барлыгы 6 райондашыбыз мөрәҗәгать итте.
“Безгә бик нык ошады!” – дигән бәяләмә алды
№ 47 (11129) | 28-04-2016, 11:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 372 | Комм.: 0
22 апрель кичендә илдәге һәм республикадагы барлык шундый учреждениеләр кебек үк, районыбыз китапханәләре дә ел саен үткәрелә торган “Библиотөн” социаль-мәдәни акциясенә кушылды. Безнең районда әлеге чара быел бишенче тапкыр үткәрелеп, “Киноны укы!” девизы белән үтте.
Котлыйбыз!
№ 46 (11128) | 26-04-2016, 10:22 | Котлаулар | Просмотров: 501 | Комм.: 0
“Тере классика” яттан сөйләү буенча Бөтенрусия конкур-сының төбәк этабында катнашып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина “Әдәби әсәрнең эчтәлегенә тирән үтеп керү” номинациясендә җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган 150 укучының бары тик 10сына гына мондый бәхет елмайды. Җиңүчене рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Шамил кызы Каюмова әзерләде. Райондашыбызны мәртәбәле җиңүе белән котлыйбыз һәм арытабан да зур уңышлар телибез.
Гомерегезне хәвеф астына куймагыз!
№ 46 (11126) | 26-04-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 357 | Комм.: 0
САУЛЫГЫМ —БАЙЛЫГЫМ
Европа иммунлаштыру атналыгы дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Русиядә һәм безнең Башкортстанда да ел саен үткәрелә. Быел ул 24 апрельдән 30 апрельгәчә “Иммунлаштыруда барлык “ак таплар”ны бетерергә!” лозунгы белән үтә.
Европа иммунлаштыру атналыгы дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Русиядә һәм безнең Башкортстанда да ел саен үткәрелә. Быел ул 24 апрельдән 30 апрельгәчә “Иммунлаштыруда барлык “ак таплар”ны бетерергә!” лозунгы белән үтә.
Янгыннарны булдырмау – барыбызның уртак хәстәре
№ 45 (11127) | 23-04-2016, 09:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 316 | Комм.: 0
Апрель һәм май айлары —янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән иң хәвефле чор, чөнки нәкъ шушы айларда иң күп янгын чыгу очраклары күзәтелә. Агымдагы елны апрель аенда гына да Чакмагыш, Чиялекул һәм Тозлыкуш авылларында 4 янгын һәм Чакмагыш, Бәшир, Рәҗәп авыл Советы биләмәләрендә 5 янып китү очрагы теркәлде.
Авылда калганга үкенмиләр
№ 45 (11127) | 23-04-2016, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Безнең яшьләр
Яшьләрнең авылда калуы, күңелләренә хуш килгән һөнәргә ия булуы куанычлы. Чөнки, илне ит, сөт муллыгы тәэмин итүче агросәнәгать комплексына һәрвакыт эшче куллар, оста оештыручылар кирәк. Ленин исемендәге хуҗалыкта без аграр тармакта эшләүче байтак яшьләрне күрдек.
Яшьләрнең авылда калуы, күңелләренә хуш килгән һөнәргә ия булуы куанычлы. Чөнки, илне ит, сөт муллыгы тәэмин итүче агросәнәгать комплексына һәрвакыт эшче куллар, оста оештыручылар кирәк. Ленин исемендәге хуҗалыкта без аграр тармакта эшләүче байтак яшьләрне күрдек.
Бердәмлекнең нигезе – иман
№ 45 (11127) | 23-04-2016, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Иман нуры сибеп, районыбыз авылларында бер-бер артлы мәчетләр калыкты, моңлы азан тавышлары да күңелләргә иман нуры кертә. Чакмагыш авылының уртасында нур һәм ямь биреп утыручы аллаһ йорты олысын да, кечесен дә үзенә җәлеп итә. Бу көннәрдә мәчеттә тагы бер уку елы тәмамланды.