» » Гражданнарның сорауларына җавап бирделәр

Гражданнарның сорауларына җавап бирделәр

28-04-2016, 11:28 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 301 | Комм.: 0
Гражданнарның сорауларына җавап  бирделәр
25 апрель көнне район хакимиятенең кече залында гражданнарны кабул итү булды. Бирегә Бөек Ватан сугышы ветераны, тол хатын, тыл ветераннары – барлыгы 6 райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Рапат, Аблай, Чакмагыш, Әхмәт, Бикмәт, Яңа Коты авылларыннан килгән ветераннарның сорауларына муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе И.Ф.Ихсанов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты В.В.Соколов, аның ярдәмчесе М.Я.Мөхәммәтшина, Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча филиалының Чакмагыш районындагы бүлеге начальнигы И.И.Шәймөхәммәтова, муниципаль район Советы рәисе С.З. Гыйззәтуллин, пенсия фондының бүлек начальнигы Р. Р. Такыянузов, БР Хезмәт министрлыгының Дүртөйле шәһәре һәм районы буенча Чакмагыш районындагы территориаль бүлегенең әйдәүче эксперты А.Т. Галимова, район ветераннар оешмасы рәисе И.Г.Еникеев җавап бирде. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен канәгатьләнерлек җавап-тәкъдимнәр алдылар.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: