Янгыннарны булдырмау – барыбызның уртак хәстәре
23-04-2016, 09:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Апрель һәм май айлары —янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән иң хәвефле чор, чөнки нәкъ шушы айларда иң күп янгын чыгу очраклары күзәтелә. Агымдагы елны апрель аенда гына да Чакмагыш, Чиялекул һәм Тозлыкуш авылларында 4 янгын һәм Чакмагыш, Бәшир, Рәҗәп авыл Советы биләмәләрендә 5 янып китү очрагы теркәлде.
Соңгы елларда без ил һәм республика күләмендә даими кабатланып торган табигый янгыннар турында еш ишетеп шөбһәләнәбез. Торак пунтларына хәвеф белән янаган, күп очракта кайтарып ала алмаслык фаҗигаләргә алып килгән сезонлы янгыннар һәм янып китүләр һәр очракта диярлек учак тергезү, кипкән үлән һәм үсемлекләргә, яфрак һәм чүп-чарга ут төртүдән башланып китә. Мисал өчен: 15 апрельдә Тозлыкушта чыккан янгынның сәбәбе – гражданнарның чүп-чар яндыруы. Ә 12 апрельдә Иске Бәшир авылы янында былтыргы үләнгә ут төртү бары тик пожар хәвефсезлеген тәэмин итүче хезмәтләрнең, җирле үзидарәлек органнарының һәм халыкның үзвакытында, бердәм һәм тиз эш итүе нәтиҗәсендә генә зур янгынга әверелеп китеп, авылга җиткәнче сүндерелде һәм фаҗигадан саклап калынды. Бу очраклар буенча әлеге вакытта тикшерүләр үткәрелә, гаепле кешеләргә карата административ протоколлар төзелде. Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 10 ноябрендәге 1213 санлы карары нигезендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аңа ярашлы, кипкән үсемлек, үлән һәм камыл яндыру, учак ягу катгый тыела. Торак пунктлары, урман массивлары янда учак һәм коры-сары ботакларны, урман кыркудан калган калдыкларны, юл, юл үткәргеч һәм нефть, электр энергиясе үткәргеч магистральләр буендагы үләннәрне яндырырга ярамый. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запас (пар) җирләрендә учак ягу һәм яндыру эшләре бары тик янгын хәвефсезлегенең барлык кагыйдәләре төгәл үтәлгәндә генә башкарыла ала. Бу кагыйдәләр РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән.
Бу хәвефле айларда янгынга каршы хезмәт, моңа контрольлек итү органнары вәкилләре гражданнар тарафыннан учаклар тергезү, урманнарда һәм торак пунктларда үлән һәм чүп-чарга ут төртү очракларын булдырмауга аеруча зур игътибар бүлә. Һәр кеше шуны анык белергә тиеш: Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.4 маддәсенә ярашлы, былтыргы үлән һәм чүп-чарны яндырган өчен җаваплылык тоту каралган. Гади гражданнар өчен 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр, җитәкчеләр өчен – 6 мең сумнан алып 15 мең сумгача штраф салынырга мөмкин. Әгәр кагыйдә бозу махсус янгынга каршы режим шартларында башкарылса, бу очракта штраф күләме тагын да арттырылып, гади гражданнарга 2дән 4 мең сумгача, җитәкчеләргә 15 мең сумнан 30 мең сумгача җиткерелергә мөмкин.
Шуңа да район халкына мөрәҗәгать итеп, гади генә кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз:
–чүп-чарны һәм үсемлек калдыкларын катгый рәвештә чүплекләргә, каты калдыклар полигоннарына илтеп түгегез;
–үлән, яфрак һәм чүп-чарга ут төртмәгез;
–янгынга каршы эш коралларын, су запасын, янгын сүндерү чаралары һәм җиһазларын алдан ук әзерләп куегыз.
Шулай ук басуларны язгы чәчү кампаниясенә әзерләүче хуҗалыклар, фермерларның да бу эшләрне башкарганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәве мөһим. Райондашларның шимбә өмәләре, табигатькә чыгып ял итү, Пасха, май бәйрәмнәре кебек чаралар вакытында югары мәдәниятлелек дәрәҗәсен исбатлап, гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен янгын хәвефсезлеге чараларын төгәл үтәүләренә өметләнәбез. Янгыннар һәм янып китү очракларын иң беренчеләрдән булып ачыклаганда федераль янгын каравылы частена һәм муниципаль районның бердәм хезмәтенә 01, 3-53-01, 3-53-07 һәм кесә телефоны буенча 112 саннарын җыеп тиз арада хәбәр итүегез сорала.

Азат Сәитов,
янгын сүндерү-коткару часте начальнигы.
янгын сүндерү-коткару часте начальнигы.
Похожие новости:
-
31.10.2015: Район яңалыклары
Янгыннардан гади кагыйдәләр саклый
-
12.02.2015: Район яңалыклары
Янгыннан саклану – һәркемнең эше
-
30.01.2015: Район яңалыклары
Уяу булыйк, җәмәгать!
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…