» » Янгыннардан гади кагыйдәләр саклый

Янгыннардан гади кагыйдәләр саклый

31-10-2015, 15:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 342 | Комм.: 0
21 октябрьгә тупланган мәгълүматлардан күренүенчә, районда ел башыннан алып 30 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 6 миллион сумнан артык зыян килгән. Ут чыгу нәтиҗәсендә 6 торак йорт, 16 каралты-кура, 1 административ бина һәм 3 автотранспорт чарасы тулысынча янды яки өлешчә зарарланды. Иң кызганычы, янгыннарда 4 кешенең гомере өзелде, алар арасында бер бала да бар иде. Янгыннарны сүндергәндә 16 миллион сумлык матди байлык саклап калынды.
Октябрь аенда район үзәгендә 2 янгын теркәлде, шул ук сандагы торак йортка зыян килде. Һәр ике очракта да янып китүнең төп сәбәпләре – электр үткәргеч линияләрдә кыска ялганыш барлыкка килү. Үз чиратында бу хәл әлеге линияләрне монтажлаганда яки аларны һәм җылыткыч приборларны файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмаудан барлыкка килә. Көзге-кышкы ел фасыллары ныклап үз көченә керә башлагач һәм җылыту сезоны башлангач янгыннар чыгу очраклары берничә тапкырга арта. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен элементар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мотлак.
Хәтерегездән чыгармагыз: Сезнең йорт-җирегезнең һәм иң якын кешеләрегезнең иминлеге бары тик Сездән тора!

Альберт Гарифуллин,
Бакалы, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары буенча янгын хәвефсезлеге күзәтчелеге бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: