» » Күнекмә үткәрелде

Күнекмә үткәрелде

12-03-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 451 | Комм.: 0
Күнекмә үткәрелде
Иртәнге 10 сәгатьтә Чакмагыш бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә телефон шалтырады: 85 санлы һөнәр-челек лицеенда янгын, дигән хәбәр алынды. Бу хәбәр шунда ук район үзәгендә урнашкан янгын сүндерү частена, газ, электр, су белән тәэмин итү предприятиеләренә, дәваханәгә һәм полиция бүлегенә җиткерелде. Озак та үтми, янгын сүндерүче ике машина килеп тә җитте һәм ут белән көрәшүчеләр дәррәү эшкә кереште.
Аннары бер-бер артлы башка хез-мәтләр вәкилләре дә килде һәм үз бурычларын үти башлады. Бу вакытка дәрестә утырган кызлар һәм егетләр бинадан тулысынча чыгарылып беткән иде инде. Бердәм көч һәм тырышлык белән алдан планлаштырылган чаралар үтәлде, административ уку корпу-сында “кинәт чыккан янгын“ тиз арада “сүндерелде”. ”Төтен иснәп агуланган” бер укучы кызга, носилкада ихатага алып чыкканнан соң, ”беренче медицина ярдәме күрсәтелде” һәм ул район үзәк ул дәваханәсенә озатылды. Янгын сүн-дерүчеләр маска киеп, тиз һәм ачык эш иттеләр. Бәла-казага юл куелмады, матди зыян килмәде. Моңа лицейның үзендә оештырылган авария-коткару формированиеләре дә (гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Марат Дүсәлимов) үз өлешен кертте.
Соңыннан учениегә йомгак ясалды. Чакмагыштагы янгыннан саклану часте начальнигы Азат Сәетов күнекмә ба-рышына анализ ясады, уңай яклар белән беррәттән, кимчелекләрне дә атады. Тәгаен әйткәндә, эвакуациянең оешкан төстә үтүен, бинадан чыкканда форточкаларны ябып кую, запас чыгу юлының ачык булуы, янгын сүндер-гечләрнең әзерлек хәлендә тотылуы — әйбәт күренеш. Шул ук вакытта төп корпуста (ашханәдә су алу урыны бар) һәм ихатада гидрантларның һәм беренчел янгын сүндерү коралларының (көрәк, багор, чиләк) булмавы, эваку-ация үткәч, кеше санының ныклап тикшерелмәве һәм бу хакта директорга җиткерелмәве әйтелде. Киләчәктә мондый учениеләрне елына кимендә ике тапкыр үткәрү бурычы куелды. Бу җитешсезлекләр үтәлерлек һәм аларны алдагы күнекмә үткәргәндә кабатламаска кирәк. Янгын сүндерү эшендә вак-төяк эш юк, һәр кимчелек ахыр чиктә зур бәлагә китерергә мөмкин.
Мондый район масштабындагы планлы күнекмәләр киләчәктә башка объектларда да үткәреләчәк.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: