Бердәмлекнең нигезе – иман
23-04-2016, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Иман нуры сибеп, районыбыз авылларында бер-бер артлы мәчетләр калыкты, моңлы азан тавышлары да күңелләргә иман нуры кертә. Чакмагыш авылының уртасында нур һәм ямь биреп утыручы аллаһ йорты олысын да, кечесен дә үзенә җәлеп итә. Бу көннәрдә мәчеттә тагы бер уку елы тәмамланды.
Элек-электән үк халыкка әхлакый тәрбия, олыны-олы, кечене-кече итү, хәмер эчмәү, урлашмау, алдашмау, бер-береңә ярдәмләшү – болар барысы да мең еллар буе халыкка дин белән кертелгән. Кешене дини әхлак кагыйдәләре буенча тәрбияләү бүгенге көннең дә таләбе ул. Ә күңелләргә Аллаһ сүзен җиткерүнең үзәге – мәчет. Инде анда рухи тәрбия бирүче, ислам дине нигезләрен өйрәтүче дәресләр дәвам итә. Район мәчетләрендә дә укулар 1994 елдан башлап оештырыла. Имам-хатиб Галим Шакиров сүзләренә караганда, ике дистәдән артык вакыт дәвамында биредә ел саен 30-40 кеше дини гыйлем алган. Аларның күпләре хәзер мөгәллим-мөгаллимә булып, яшьләргә иман нуры өләшәләр. «Аллага шөкер, мәчетебезгә килеп, ислам дине тәгъ-лиматын өйрәнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара», – ди Галим Фәдис улы.
Динебездә гыйлем бик зур урын алып тора. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аллаһ Раббыбыз Корьәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра. (“Галәк” сүрәсе, 1нче аять). Бу диндә белем алуның әһәмияте ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә. «Әдһәм-Бикә» мә-четендә укулар ел саен ноябрь аеннан башлана. Атнаның чәршәмбе һәм атна кич көннәрендә шәкертләр һәм абыстайлар төркемнәргә бү-ленеп ислам дине тарихын һәм мәдәниятен, кагыйдә-гамәлләрен дөрес башкарырга, гарәп алфавитын тулысынча өйрәнделәр. Безгә Iнче сыйныф укучыларының дәресендә катнашырга туры килде. “Әл-Кәриха” сүрәсенә багышланган дәрес тәкъбир әйтеп башланды. Мөгәллим Галим Шакиров Изге китабыбыз Коръәндәге сүрәләрнең һәрберсенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм “Әл-Кәриха” сүрәсенең мәгънәсен аңлатты. Дин сабакларын беренче генә ел үзләш-терүгә карамастан, абыстай һәм шәкертләрнең Коръәнне ачып, гарәп телендә укулары сокландырды. Имам-хатиб Галим Фәдис улы белдерүенчә, мәчеттә белем алу өчен барлык шартлар булдырылган, бүлмә җылы, якты. Уку әсбаплары җитәрлек, хәтта видеоязма карау мөмкинлеге дә бар. Тагы да сүзләрнең гарәпчә дөрес әйтелешен өйрәнү максатында Сөгүд Гарәбстаныннан кайтартылган һәм ислам динендә киң танылган “Нурания” программасы кулланыла. Гарәпчә сөйләм телен үзләштерү дә күз уңында тотыла.
– Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр алу фарыз, – ди Чакмагыш авылыннан Әлфинә Ихсанова. —Беренче генә ел укырга йөрсәм дә, күп нәрсәгә өйрәндем. Гарәп телендә укырга, язарга, намаз уку тәртипләренә мөгаллимебез тырышлыгы, сабырлыгы нәтиҗәсендә ирештем. Хаклы ялдагы укытучымын. Гарәп телен өйрәнү миңа җиңел бирелде, чөнки студент елларында Башкорт дәүләт университетында бу фәнне өйрәнеп, имтихан да тапшырган идем. Аллаһы Тәгалә үзе дә ярдәм итәдер. Дин гыйлеме буенча дәресләргә һәрвакыт ашкынып киләм. Мәчетебез җылы, якты. Биредә күңел тынычлыгы, бергә укыган сабакташларым белән аралашудан илһам алып кайтып китәм – ди Әлфинә Әүлияр кызы. Ислам тәгълиматын өйрәнүчеләр арасында Калмашбаш, Әхмәт, Рапат, Иске Калмаш авылларыннан шәкертләр бар. 47 яшьлек Салават Шәяхмәтов та беренче генә ел дин сабаклары ала. Калмашбаш авылыннан йөреп укый.
– Дини гыйлем алу теләге белән яшьтән үк янып йөрдем, дини гәзит-ләрне яратып укый идем. Әмма элегрәк андый матбугат басмалары аз иде. Татарстан Республикасында басылган “Юлдаш” гәзитенә шул дин кагыйдәләрен, гамәлләрен өйрәнү өчен генә языла идем. Белемгә омтылуым бирегә алып килде. Теләгең көчле булса, өйрәнеп була икән. Безнең авылда намазга басучы егетләр дә бар, Аллага шөкер. Үгет-нәсихәт белән дусларымны да дин гыйлеме алырга чакырам. Чөнки Ислам дине — ул бик хак һәм тугры дин. Ә күңелендә иман нуры булган кеше һәрчак изгелек юлында була һәм аның һәр эше дә уңышлы була.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
16.02.2016: Район яңалыклары
Үрнәкле гаилә, бәхетле картлык
-
05.01.2016: Төрлесеннән
Күңелләргә дәрт, изгелек китерүче көн
-
29.10.2015: Район яңалыклары
“Ислам нуры” эшчәнлеген башлый
-
14.07.2015: Җәмгыять тормышы
Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Имам-мөхтәсибләр җыелды