» » Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!

Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!

14-07-2015, 10:40 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 554 | Комм.: 0
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим.
Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин, мөбәрәк Рамазан ае үтеп китеп бара. Әлхәмдүлилләһи, ай буена ураза тотып, тәравих намазларын укыдык, берберебезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Коръән укыдык, вәгазь сөйләдек һәм тыңладык.

Мөбәрәк Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Бүген, Гает көннәре якынлашканда бер Аллаһы Тәгаләгә генә шөкер кылабыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз һәм кабул булуына өметләнәбез.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать!
Барчаларыбызга да тәүфикъ, һидаять бирсен иде Аллаһы Тәгалә. Дөнья һәм ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булган начар гадәтләрдән ерак булып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә булса иде. Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга да мөбәрәк булып, алдагы елларда ил-көннәребез, җан-тәннәребез сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп итсен Аллаһы Раббыбыз. Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, үзенең җәннәтләре белән бүләкләсен иде!
Изге Рамазан ае тәмамлануын билгеләүче иң олуг бәйрәмнәребезнең берсе – Рамазан гаете намазы район үзәгенең “Бикә” мәчетендә 17 июль, җомга көнне, иртәнге сәгать 9.00 да укыла. Рәхим итегез.

Әзерләде: Галим Шакиров, районның имам-мөхтәсибе.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: