» » “Ислам нуры” эшчәнлеген башлый

“Ислам нуры” эшчәнлеген башлый

29-10-2015, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 409 | Комм.: 0
“Ислам нуры”  эшчәнлеген башлый
Елдагыча, көзге эшләр тәмамлангач, район үзәгендәге “Бикә-Әдһәм” мәчетендә “Ислам нуры” түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Ничә яшьтә булуына карамастан, хак динебез нигезләрен үзләштерергә, гарәп хәрефләрен танырга һәм намаз укырга өйрәнергә теләгән һәр райондашыбыз өчен ишекләребез ачык. Алдагы елларда “Ислам нуры” түгәрәгендә дәресләр атнасына ике тапкыр үткәрелеп килде. Быел да аларның атнаның кайсы көннәрендә һәм сәгатьләрендә билгеләнәчәген сөйләшер-оештырыр өчен үткәрелгән беренче дәрес-әңгәмә район үзәгендәге мәчеттә 1 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә башланачак. Белешмәләрне 8-961-045-72-62, 8-917-753-16-05 телефоннары аша да алырга була.

Галим Шакиров,
районның имам хатыйбы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: