Күңелләргә дәрт, изгелек китерүче көн
5-01-2016, 12:23 | Төрлесеннән | Просмотров: 326 | Комм.: 0
7 гыйнварда православ христианнар зур дини бәйрәм – Раштуа көнен билгели. Бу көнне Израильдә Назарет шәһәрендә изге Мария дөньяга ир бала китерә. Шушы бала туганда күктә яңа йолдыз атыла, аңа яратып Иисус исемен бирәләр. Аллаһ тәгълиматларын таратып һәм үзенең тоткан юлын иң тугрылыклы дип саклап калып, газаплы үлем кабул итеп. Иисус Христос кешелек дөньясын биләп алган комсызлык, җәбер-золым, көчсезләрне кимсетү кебек авыр җәфаларны тамырыннан бетереп, бу афәтләрдән җир йөзен курчалауга өлеш кертә. Ул тараткан тәгълиматлар бүген христиан дине нигезен тәшкил итә һәм кешеләрне изге күңелле, юмарт йөрәкле, хәстәрлекле, башкаларның хәленә керә белүче, ихлас ярдәмчел булу кебек изге сыйфатларга өнди. Шушы бәйрәмдә әлеге динне тотучылар бу изге сыйфатларның күбрәк таралуы өчен гыйбадәт кылалар, бүләкләр, хәер-сәдака өләшәләр, мохтаҗлар турында хәстәрлек күрәләр. Күңелләргә дәрт, изгелек китерүче көн булган Раштуа бәйрәмендә праваслав динендәгеләр генә түгел, барлык конфессияләр вәкилләре дә уртак максат белән берләшеп, җиребезне матурлау, татулык, тынычлык саклау хакына эшчәнлеген дәвам итәргә тырыша.
Похожие новости:
-
26.12.2015: Район яңалыклары
Изгелек кылып яшик
-
11.08.2015: Район яңалыклары
Йөрәкләрдә дәрт кабынды, Күңелләргә моң ягылды
-
14.07.2015: Җәмгыять тормышы
Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...