Гомерегезне хәвеф астына куймагыз!
26-04-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 356 | Комм.: 0
САУЛЫГЫМ —БАЙЛЫГЫМ
Европа иммунлаштыру атналыгы дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Русиядә һәм безнең Башкортстанда да ел саен үткәрелә. Быел ул 24 апрельдән 30 апрельгәчә “Иммунлаштыруда барлык “ак таплар”ны бетерергә!” лозунгы белән үтә.
Бу чараның төп максатлары – һәр кешенең инфекцион чирләрдән саклану өчен махсус кисәтү-профилактика чараларын үтәргә тиешлеген, шуңа да прививкалар ясату мотлак кирәкле гамәл икәнлеген аңлату. Иммунлаштыру – бүгенге көндә уйлап табылган иң уңышлы кисәтү чараларының берсе һәм ул ел саен инфекцион авырулардан миллионга кадәр үлем очрагын кисәтергә ярдәм итә. Бары тик прививкалар ярдәмендә генә балаларны полиомиелит, дифтерия, коклюш, туберкулез, столбняк, вирус-лы В гепатиты, эпидемик паротит, кы-зылча, грипп, кызамык кебек үтә дә хәвефле, кайвакыт хәтта үлем белән тамамланырга мөмкин булган чирләрдән саклап калырга ярдәм итә.
Соңгы елларда ил, республика гражданнары һәм райондашларыбыз Русия чикләрен үтеп, ял итү яки башка эшлекле максатлар белән чит илләргә еш бара. Вакцина ярдәмендә кисәтеп, булдырмый калырга мөмкин булган чирләрне күп очракта прививка ясат-маган кешеләр тарата. Шуңа да якын һәм ерак чит илләргә, шул исәптән Европа һәм АКШга чыгарга ниятләгән райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, иң ахыргы чиктә сәяхәткә чыгар алданнан 10 көн булса да алдан (ә инде иртәрәк булса, тагын да яхшырак) прививкалар эшләтергә онытмагыз, дип кисәтәсе килә. Артык күп тә вакыт таләп итмәгән бу гади генә процедурадан баш тартып, үзегезнең һәм иң кадерле кешеләрегезнең сәламәтлеген генә түгел, хәтта гомерен да хәвеф астына куймагыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Европа иммунлаштыру атнасында катнашырга чакырабыз!

Эльнара Гафиуллина,
табибә-эпидемиолог.
табибә-эпидемиолог.
Похожие новости:
-
23.04.2016: Район яңалыклары
Янгыннарны булдырмау – барыбызның уртак хәстәре
-
07.04.2016: Район яңалыклары
Егетләр китә хезмәткә
-
24.03.2016: Төрлесеннән
Беркемне дә аямый
-
11.07.2015: Район яңалыклары
Торак төзелешенә зур ярдәм
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен