“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Матурлык булдыру үзебездән тора

54 (11136) | 19-05-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 300 | Комм.: 0
Матурлык  булдыру үзебездән тора
Май – үз эшләре, мәшәкатьләре белән килә торган эшчән ай. Шулай да бу айның төп хозурлыгы ул – чәчәкләр.
Тирә-ягыбызда тәртип һәм чисталык тәэмин итү районда көнүзәк мәсьәләләрнең бер-сенә әверелде. Күпчелек оешма, учреждение һәм сәүдә предприятиеләре апрель-май аенда территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле генә эш башкардылар. Район үзәгеннән үткән һәр кеше хакимият бинасы каршындагы түтәлләрдәге чәчәкләргә сокланмый калмыйдыр.



Катнаш эстафета үтте

53 (11135) | 17-05-2016, 10:16 | Спорт | Просмотров: 277 | Комм.: 0
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета үтте.
Ярышларда 14 мәктәптән командалар катнашты. Спорт бәйгесе Чакмагыш авылының стадионында оештырылды. Команда составындагы 2шәр егетһәм кызлар үзләренең җитез икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар.



Камиллекнең юктыр чикләре…

53 (11135) | 17-05-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 298 | Комм.: 0
Камиллекнең юктыр  чикләре…
Күптән түгел Уфада медицина массажы һәм СПА-массаж буенча V ачык чемпионат үтте. Аны “Башкортстан Республикасы массаж ясаучылар ассоциациясе” республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм массаж ясаучыларның Милли федерациясе (Мәскәү шәһәре) ярдәмендә оештырды.
Шунысын да билгеләп үтү артык булмас: республика ассоциациясенә якташыбыз, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән райондашыбыз Рөстәм Ринат улы Габдуллин җитәкчелек итә.



Хезмәт төбе – олы хөрмәт

52 (11134) | 14-05-2016, 09:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 340 | Комм.: 0
Хезмәт төбе  – олы хөрмәт
Май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында, күптәнге традиция буенча, районыбызда халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт салучы алдынгыларга хөрмәт күрсәтелде. Әлеге залга фидакарь хезмәтләре белән районыбызның казанышларын арттыручылар җыелган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов зур канәгатьлек хисе белән аларга лаеклы бүләкләрен тапшырды.



Кырлар өстендә җыр яңгырый

52 (11134) | 14-05-2016, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 306 | Комм.: 0
Кырлар өстендә җыр яңгырый
Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры – язгы чәчү дәвам итә. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак.
Соңгы елларда корылыклар механизиторларның кыр эшләренә карашын нигездән үзгәртте диярлек. Агротехник чараларның үзвакытында үткәрелергә тиешлегенә дә хәзер һәр игенче чын күңелдән тагын бер кат инанды.



Иртә культуралар чәчү төгәлләнә

51 (11133) | 12-05-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Иртә культуралар чәчү төгәлләнә
Икътисады көчленең генә тормышы көйле була. Моның өчен барлык участокларда да хезмәтнең базар шартларында ярашлы итеп оештырылуы шарт. Ә инде заманны узып эшлим дисәң, зуррак максатларга омтылсаң, фән һәм техника яңалыкларын, илдәге уңай тәҗрибәләрне өйрәнергә, гамәлгә кертергә кирәк.



Имин генә булсын дөньялар!

51 (11133) | 12-05-2016, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 305 | Комм.: 0
Җиңү көне тәэсоратлары
Имин генә булсын дөньялар!
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек җитди булды. Авыл биләмәләрендәге мәдәни учакларда, мәктәпләрдә тематик кичәләр үткәрелде. Һәйкәлләр, обелисклар каралды. Сугыш ветераннарының йортларына барып ярдәмләшүләр, тәбрикләүләр оештырылды.
9 майда район үзәгенә – митингка җыелдылар. Чара башланганчы Балалар иҗат үзәгендә башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре киңәш корды, эшчәнлекне алып бару буенча уй-фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәне район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев алып барды.