“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Хезмәт уңышлары яхшы кәеф өсти

61 (11143) | 4-06-2016, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 490 | Комм.: 0
Хезмәт уңышлары яхшы кәеф өсти
Узган шимбәдә Яңа Балтач һәм Тайняш авылларында, якшәмбе көнне Юмашта авыл эшчәннәренең язгы кыр эшләрен тәмамлап, җәйге хәстәрлекләргә тотынуын билгеләүче халык бәйрәме – сабан туйлары үтте. Безнең хәбәрчебез Яңа Балтач янындагы урман акланындагы бәйрәм тантанасының шаһиты булды.



Бәхетле балачак илендә

61 (11143) | 4-06-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 405 | Комм.: 0
Бәхетле балачак илендә
1 июнь көнне район мәдәният йортында Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышлап күңелле чара – зур бәйрәм оештырылды.
Район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм гимназия укучылары, аларның әти-әниләре, картәти-картәниләре, туганнары, дуслары әлеге тантанага җыелды.



Вакытында туплап өлгерергә кирәк

60 (11142) | 2-06-2016, 10:22 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 334 | Комм.: 0
Мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмәдән
Вакытында туплап  өлгерергә кирәк
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш бригадасы басуында мал азыгы хәзерләү буенча район семинар-киңәшмәсенең чираттагысы 31 майда узды.



Өч көн ял итәбез

60 (11142) | 2-06-2016, 10:18 | Төрлесеннән | Просмотров: 301 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 12 июнь – Русия көне – эш көне булмаган ял көне.
2016 елда эш көне булмаган бәйрәм көне 12 июнь гадәти ял көне – якшәмбегә туры килә. Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көне туры килгәндә ял көне шушы көннән соң килгән артабангы эш көненә күчерелә. Моңа ярашлы, 12 июньгә туры килгән ял көне дүшәмбе, 13 июньгә күчерелә. Җомга, 10 июнь көнендә эш сәгатьләре кыскартылмый.



Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк

59 (11141) | 31-05-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 394 | Комм.: 0
Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк
1916 нчы елда безнең илдә гомум-дәүләт масштабында беренче авыл хуҗалыгы исәбен алу эше башкарылган. Димәк, моннан 100 ел элек безнең ата-бабаларыбыз беренчеләрдән булып шушындый сорауларга җавап биргәннәр. Агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр “Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк.



Булачак солдатлар сынау тотты

59(11141) | 31-05-2016, 10:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 386 | Комм.: 0
Булачак солдатлар сынау тотты
Елдагыча 16 майдан 21енә кадәр район мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары һәм 85 санлы Чакмагыш һөнәрчелек лицее курсантлары өчен хәрби-кыр җыеннары уздырылды. Яшьләргә армия тормышы белән танышу өчен мөмкинлекләр Көсәкәй авылында оештырылды. 5 көн дәвамында булачак солдатлар хәрби хезмәткә әзерлек нигезләрен ныгыттылар һәм физик культура нормативларын тапшырдылар.



Мәктәп еллары җилкендерә күңел кылларын

58 (11140) | 28-05-2016, 10:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 370 | Комм.: 0
Мәктәп еллары  җилкендерә күңел кылларын
Агымдагы елда Башкортстанда 18 мең 847 егет һәм кыз мәктәпне тәмамлый. Районыбыз мәктәпләрендә 130 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шатлыклы да, сагышлы да ул. Шатлыклы, чөнки унбер ел буе куелган хезмәткә йомгак ясала, алда мөстәкыйль юллар көтә. Үсмер чакта кем генә хыялланмаган тиз генә үсеп, олы тормышка аяк басу турында.