» » Хезмәт уңышлары яхшы кәеф өсти

Хезмәт уңышлары яхшы кәеф өсти

4-06-2016, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 489 | Комм.: 0
Хезмәт уңышлары яхшы кәеф өсти
Узган шимбәдә Яңа Балтач һәм Тайняш авылларында, якшәмбе көнне Юмашта авыл эшчәннәренең язгы кыр эшләрен тәмамлап, җәйге хәстәрлекләргә тотынуын билгеләүче халык бәйрәме – сабан туйлары үтте. Безнең хәбәрчебез Яңа Балтач янындагы урман акланындагы бәйрәм тантанасының шаһиты булды.
Матур итеп юмарт нурларын сипкән кояш яктысында аклан әкренләп халык белән тула барды. Биредә Ленин исемендәге хуҗалыкка караган авылларда яшәүчеләр генә түгел, тирә-як авыллардан һәм шәһәрләрдән кайтучыларны да очратырга мөмкин иде. Әнә бер якта сәүдә рәтләре тезелеп киткән, анда төрле азык-төлек, сәнәгать товарлары сатып алу мөмкинлеге тудырылган, шунда ук җаның теләгән иттән шашлык та куырып бирәләр. Акланның төрле урыннарына трактор, җигүле ат, саву аппараты куелган, авыш багана, атланып капчык белән сугышу өчен аркылы бүрәнә, волейбол челтәре урнаштырылган, урта тирәдәрәк көрәш мәйданы әйләндереп алынган, ә иң читтә чаптар атлар ярышка чыгарга әзерләнә.
Трибунага муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, ленинлылар белән ярышучы “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, авыл биләмәсе башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов һәм тантана хуҗасы – Ленин исемендәге кооператив-колхоз рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зарипов күтәрелде.
Бәйрәмне ачып җибәреп, Илфир Әнгам улы хуҗалыкның иң уңган хезмәт ияләрен сабантуй әләмен күтәрергә чакырды. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов ленинлыларны бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итте, күңелле ял, яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләп, бер төркем хезмәт алдынгыларына муниципаль районның югары бүләкләрен тапшырды. Ярышучы хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов та бүләкләрен биреп, авыл халкына һәм кунакларга изге теләкләрен ихлас яңгыратты. Авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов котлау сүзләренә кушып, иң яхшы ихаталы гаилә башлыкларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Илфир Әнгам улы хуҗалык алдынгыларына акчалата бүләкләр бирде.
Мәйдан гөр килеп алкышлап чабышкы атларны каршылады. Финиш сызыгын беренче булып үткән Азат Әхмәдуллин иярләгән чаптардан Рәсүл Бадыйков менгәне бик азга гына калышты. Өченче урынга Виктор Токунов иярләгән чаптар лаек булды.
Тракторны тиз арада кабызу ярышында Рузил Миндияровка тиңләшүчеләр табылмады. Замир Ханов белән Ильяс Ваһапов икенче-өченче нәтиҗәләр күрсәтте. Саву аппаратын сүтеп-җыюда Фәнзилә Мәрдәншина беренче, Флүзә Латыйпова икенче, Фәйрүзә Кудашева өченче урыннарны яулады. Иң мавыктыргыч ярышлар, әлбәттә, көрәш мәйданында барды. Укучы яшьләр арасында Илнар Миңнеханов батыр дип табылды. Ринат Әбдиев икенче, Руслан Хәмәев өченче урынга лаек булды. 75 килограммга кадәрге авырлыкта Таһир Фәхретдинов җиңүче дип табылды, Ильяс Махъянов белән Марат Хәйдәров аннан бик азга калыштылар. 75 килограммнан югарырак авырлыкта Илнур Галишин сабантуй батыры булды. Азат Гыймаев икенче, Илшат Гайнуллин өченче урыннарда. Әлбәттә, баһадирларга бүләккә симез тәкәләр эләкте.
Ат тугарып җигүдә иң җитезе Кәрим Нәбиуллин булып чыкты, Динар Миңнеханов белән Илһам Мансуров та булдыклы ир-егетлекләрен күрсәтте. Гер күтәрүдә иң көчлесе дип Виталий Фетисов танылды, ул көндәшләреннән күбрәк тапкыр герләрне күккә чөя алды.
Гомумән, бу көнне спорт ярышлары һәм халык уеннарының 15 төре буенча җиңүчеләр ачыкланды, кыюлык күрсәтеп үзен сынап караучылар да бүләксез калдырылмады.
Бәйгеләр башланып китәр алдыннан җиңелчә сибәләп үткән яңгыр бәйрәм кәефен арттыра гына төште. Халык көнозын рәхәтләнеп күңел ачты, яңа җиңүләргә көч-куәт алды.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: