“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Матбугат – 2016 Бүләк ияләрен көтәбез

71 (11153) | 28-06-2016, 10:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Район “Игенче” гәзитенә агым-дагы елның икенче яртысына язылучы абунәчеләребез арасында атналык отышлар уйнату тәмамланды. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең бу язылу кампаниясендәге әлеге юнәлештә соңгы 6 бүләген район үзәгендә яшәүче абунәчеләребез отты.



Күтәренке кәеф белән ял итәләр

70 (11152) | 25-06-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 304 | Комм.: 0
Һәр елдагыча, җәй башлану белән быел да “Акчарлак” ял һәм савыктыру лагере ишекләрен ачып, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы малайлар һәм кызларны каршы алды. Берничә ел рәттән Эдуард Ильяс улы Каррамов җитәкчелек иткән муниципаль лагерь быел Русиянен иң яхшы лагерьлары исемлегенә кертелде, Башкортстан Республикасында ул иң алдынгы 10 ял итү учреждениесе исемлегендә 7 урынны били.



Аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы

69 (11151) | 23-06-2016, 09:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 357 | Комм.: 0
Аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы
Фәкать безнең районда һөнәри бәйгеләр үткәрү күркәм традициягә әверелде һәм ул елдан-ел баетыла, камилләшә бара. Мондый чаралар оештыруның нәтиҗәсе дә күренә, әлбәттә. Терлекчелек продукциясе җитештерүнең арта баруы, республика күләмендә алдынгылар сафында булу һәм җитәкчелек тарафыннан районның башкаларга үрнәк итеп куелуы – шуның дәлиле.



1 июльдән башлана

69 (11151) | 23-06-2016, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 303 | Комм.: 0
1 июльдән башлана
Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе башлануга бер атнадан да азрак вакыт кала. Тоташ илдә иcәп алучыларны укыту бара.
Әлеге вакытта бу мөһим кампаниядә катнашучылар (бу 60 меңгә якын кеше дигән сүз) соңгы әзерлек эшләрен башкара. 19 июньнән крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыклар һәм дачалар ияләренең өйләренә барып исәп алачак 42 мең кешене укыту башланды. Алар – исәп алыначак торак пунктында яшәүче, халык арасында ышаныч яулаган кешеләр.



Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез

68 (11150) | 21-06-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 330 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясенең өченче атнасы бүләкләре ияләре билгеле булды.



Мәктәп хәбәрләре

68 (11150) | 21-06-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 334 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 1 июньнән “Йолдызлык” (“Созвездие”) көндезге ял лагере эшли башлады. Һәр көнне иртәнге сәгать 9дан төрле чаралар, бәйрәмнәр һәм конкурс-викториналар үтеп тора монда. Балаларны яклау көне, бөек шагыйрь А.С.Пушкинның туган көненә багышланган истәлекле чара истә калырлык булды, Русия көненә багышланган бәйрәм чарасы да оешканлык белән үтте.



Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас

18-06-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә дә өлгерергә теләп ару-талуны белми эшли. Печән әзерләү – җәй көнендәге иң кызу мәшәкатьләрнең берсе. Район хуҗалыклары печән хәзерләү, сенаж салу эшенә җиң сызганып тотынды. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бүгенге көнгә район буенча 3739,5 тонна печән, 16822 тонна сенаж салынды. Печән әзерләү эшендә “Базы” хуҗалыгы уңганнары алда бара, алар 1347 тонна печән туплаган. “Победа” хуҗалыгында 610, “Алга”да 455 тонна сыйфатлы мал азыгы әзерләнгән. Сенаж салуда да базылылар җитештерүчәнле эшли, алар бүгенге көнгә 11 мең тонна сусыл азык тупларга өлгергән. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч 3013 тонна, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 2014 тонна, “Октябрь”, “Волга” хуҗалыкларында да җәйге мөмкинлекләрдән җитештерүчәнле файдаланып калырга тырышалар. Район буенча 8937 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр 7542 гектарда беренче катка чабылды. Кызганычка каршы, берничә хуҗалыкта әлеге эшне тиешле оештыра алмыйлар.