» » Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас

Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас

18-06-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 343 | Комм.: 0
Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә дә өлгерергә теләп ару-талуны белми эшли. Печән әзерләү – җәй көнендәге иң кызу мәшәкатьләрнең берсе. Район хуҗалыклары печән хәзерләү, сенаж салу эшенә җиң сызганып тотынды. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бүгенге көнгә район буенча 3739,5 тонна печән, 16822 тонна сенаж салынды. Печән әзерләү эшендә “Базы” хуҗалыгы уңганнары алда бара, алар 1347 тонна печән туплаган. “Победа” хуҗалыгында 610, “Алга”да 455 тонна сыйфатлы мал азыгы әзерләнгән. Сенаж салуда да базылылар җитештерүчәнле эшли, алар бүгенге көнгә 11 мең тонна сусыл азык тупларга өлгергән. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч 3013 тонна, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 2014 тонна, “Октябрь”, “Волга” хуҗалыкларында да җәйге мөмкинлекләрдән җитештерүчәнле файдаланып калырга тырышалар. Район буенча 8937 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр 7542 гектарда беренче катка чабылды. Кызганычка каршы, берничә хуҗалыкта әлеге эшне тиешле оештыра алмыйлар.
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсенә эшләрнең туктап торганы юк. Язгы чәчү тәмамланырга да өлгермәде, тигез шытымнар күтәрелгән чәчүлек мәйданнарын тәрбияләү, шул ук вакытта кышкы чорга малларга печән хәзерләү вакыты килеп җитте. Кыр эшләрендә эстафетаны чәчүчеләрдән соң терлек азыгы хәзерләү командасы үз кулына алды. Районыбызның “Победа” хуҗалыгында да бу мөһим эш оешкан төстә башланып китте. Күпьеллык костер үләне биредә 245 гектар мәйданны били. Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен аларны вакытында чабарга кирәк. Шуңа да механизаторлар бу мизгелнең кадерен белеп, тиешенчә файдаланып калырга тырыша. Һәр сәгать, һәр минут кадерле, диләр алар. Без хуҗалыкның костер үләне үскән басуына юл тотабыз. Каразирек фермасының печән саклагычына машиналарның әле берсе, әле икенчесе кайтып кына тора. Бүгенге көнгә хуҗалыкта 610 тонна печән тупланган да инде. Көннәр аяз тора, өстәвенә, уңыш та начар түгел икән быел, шуңа да уңган механизаторлар аеруча күтәренке кәеф белән эшли. Ни дисәң дә, 900 тонна печән, 4500 тонна сусыл азыкны кыска срокларда сакларга салырга кирәк бит. Яңа Каразирек авылы янындагы күпьеллык үлән басуында эш кайный. Биредә без килгән көнне санаулы гына тезмәләрнең уңышын җыясы калган иде. Җирдәге язгы дым, бераз яңгырлар яву һәм җылы һава торышы үләннәрне тагын да күтәреп, сәламәт яшеллеккә күмде. Хуҗалык басуындагы ямь-яшел төстәге печән төргәкләренә сокланмый мөмкин түгел! Ә аның хуш исләре – “Шанель №5” хушбуе бер як читтә торсын инде.
– Бәйрәмнәрне – 12-13 июнь көннәрен кырда уздырдык. Мондый кояшлы көннәрдән файдаланып калырга кирәк, – дип каршы алды безне хуҗалыкның баш инженеры Илдар Миңнегалиев. Ул – хуҗалыкта иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе, бу өлкәдә 30 елдан артык хезмәт сала. Хезмәтенең саллы нәтиҗәләре дә бар, әлбәттә. Атап әйткәндә, рационализаторлык алымы кулланып, печән рулоннарын ташу өчен трактор арбасына җайланма корылган. “МТЗ-80” маркалы тракторны иярләүче Зинфир Шакиров әлеге арба белән берьюлы 10-11 төргәкне фермага ташый. “КамАЗ” автомашинасы водительләре Шамиль Галиев һәм Азат Әһәлетдинов та әлеге басудан көн озынына 14-15 рейс ясыйлар. Үләнне “Үзәк” МТСның “Маг-Дон” һәм хуҗалыкның “ЖВЗ-3” чапкычы белән Илгиз Миңнекәев тезмәләргә салган.
(Мәкаләнең дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: