Мәктәп хәбәрләре
21-06-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 333 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 1 июньнән “Йолдызлык” (“Созвездие”) көндезге ял лагере эшли башлады. Һәр көнне иртәнге сәгать 9дан төрле чаралар, бәйрәмнәр һәм конкурс-викториналар үтеп тора монда. Балаларны яклау көне, бөек шагыйрь А.С.Пушкинның туган көненә багышланган истәлекле чара истә калырлык булды, Русия көненә багышланган бәйрәм чарасы да оешканлык белән үтте. Аннан соң мәктәп сабан туенда осталык-җи-тезлектә көч сынашып, төрле кызыклы экскурсия-походлар һәм пикникларга барып, файдалы ял да иттеләр, яңа белем-мәгълүмат та үзләштерделәр. Ә алда әле лагерьга йөрүчеләрне каләм осталары: язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, төрле кызыклы спорт чаралары да көтә. Көндезге ял лагерының эшен яхшы итеп оештыру өчен аның мөдире Р.Р.Шәфыйкова зур тырышлык сала. Вожатыйлар Ю.Р.Сәетова, Ф.Ф.Галләмова, Д.Р.Хә-бибуллина, Г.Ф.Мофаззалова, А.Ф.Зиннәтуллина, И.Ә.Шәйхетдинов, Р.Ә.Сәләхова, Ә.Ә.Йосыпова, А.М.Нәбиуллин, Э.М.Нурисламова, Э.Ф.Бәдретдинова, Р.Р.Исламгалиева, Э.Р.Вәлиев, И.Ө.Басыйрова, А.Х.Васильева, А.Васильев, Л.Һ.Вяселева, Т.Ф.Флүров үз эшләрен тырышып һәм җиренә җиткереп башкара.
* * *
Районыбызның һәр белем бирү уч-реждениесендә мәктәп яны бакчасы бар. Анда төрле бакча культуралары үс-терелә, биологик тәҗрибәләр үткәрелә. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең бакчасы да гөрләп тора. Апрель-май айларында ук анда биология укытучысы, биология фәннәре канди-даты А.Р.Хәмәдиева һәм бакчаның мө-дире, химия укытучысы Э.Р.Рәшитова җитәкчелегендә кызу эш башлана, мастер-класслар үтә, артабан җиргә күмдерелгән орлыкларның үсеше күзәтелә, яшь үсентеләр тәрбияләнә. Бакча эшләре башлангач, технология дәресләре дә монда үтә башлый. Укытучы А.Ф.Дәүләтгәрәев аларны бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә. Җәй көнендә исә монда эшләр бигрәк тә күп булуга карамастан, тәрбияләнгән, чиста-пөхтә бакча бу тирәдән узучыларны сокландырып, матур булып чәчкәләргә дә күмелә.

Юлай Низаев,
Чакмагыш беренче урта
мәктәбе укучысы.
Чакмагыш беренче урта
мәктәбе укучысы.
Похожие новости:
-
04.06.2016: Район яңалыклары
Бәхетле балачак илендә
-
29.03.2016: Район яңалыклары
Химия һәм биология атналыгы
-
29.03.2016: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
05.03.2016: Район яңалыклары
Мода түгел, заман таләбе
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?