Фермерлар киңәш корды
№ 18 (11248) | 16-02-2017, 09:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 287 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары җыелды, 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Киңәшмә эшчәнлегендә хакимият башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Геннадий Фотеевич Крюков, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов катнашты һәм чыгыш ясады.
Хезмәтләре хөрмәткә лаек
№ 18 (11249) | 16-02-2017, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
Район мәктәпләреннән 13 укытучы үткән атнада “Ел укытучысы – 2017” һөнәри осталык конкурсында катнашты, аның финалы Чакмагыш гимназиясендә үтте.
Педагогларның һөнәри бәйгесе 2004 елдан башлап узды-рыла. Шушы еллар эчендә 121 укытучы конкурста катнашып, 30ы республикада оештырылган мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын якладылар.
Ил чакыргач яуга киттек
№ 17 (11248) | 14-02-2017, 09:18 | Төрлесеннән | Просмотров: 261 | Комм.: 0
15 февральдә совет гаскәрләре контингентын Әфганстаннан чыгаруга 28 ел тула
Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Без шул чорның шаһиты гына түгел, ә бәлки Ватаныбыз чакыруы буенча солдат каешы буган, ком-чүл илендә хәрби бурычын үтәгән яугирләрбез. 1979 елның декабренә, ягъни Советлар Союзы Әфганстанда Апрель революциясе казанышларын яклау максатында бу илгә гаскәрләренең чикле контингентын кертү турында карар кабул итүенә күп еллар үтсә дә, яралар уңалмый, йөрәкләр сызлаудан туктамый.
Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Без шул чорның шаһиты гына түгел, ә бәлки Ватаныбыз чакыруы буенча солдат каешы буган, ком-чүл илендә хәрби бурычын үтәгән яугирләрбез. 1979 елның декабренә, ягъни Советлар Союзы Әфганстанда Апрель революциясе казанышларын яклау максатында бу илгә гаскәрләренең чикле контингентын кертү турында карар кабул итүенә күп еллар үтсә дә, яралар уңалмый, йөрәкләр сызлаудан туктамый.
Районда ниләр бар?
№ 16 (11247) | 11-02-2017, 09:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 262 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә Каразирек авыл китапханәсендә “Башкорт ырулары тарихы. Ялдәк. 13-нче том” китабының премьерасы үтте. Бу фәнни басма шушы төбәктә яшәүче ялдәк ыруы вәкилләре тарихына багышланган. Анда бу ыру үсешенең төп этаплары тасвирланган, аларның тамырлары, охшашлык (идентичность) проблемаларына шактый урын бирелгән.
Бердәм булыйк, тату яшик
№ 16 (11247) | 11-02-2017, 08:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Соңгы елларда авылларның кайберләрендә клублар, мәдәният йортлары эшләми, дигән моңзар ишетергә туры килә. Ә бит авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләр туган якларында калмыйлар, шәһәргә китү ягын карыйлар. Тик шунысын да онытмаска кирәк: авыллардагы мәдәният йортлары гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да булыр, кичәләре дә…
Район хуҗалыкларында
№ 15 (11246) | 9-02-2017, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 232 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә “Алга” хуҗалыгында 2016 ел йомгаклары буенча отчет җыелышы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Г.Ф.Крюков, район авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профкомы рәисе Р.Н.Хаҗиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” хуҗалыгы рәисе В.В.Соколов һәм кооператив-колхозлар рәисләре катнашты.
Бу дөньяның могҗизасы бетмәс матурлыкны тоя белгәндә
№ 15 (11246) | 9-02-2017, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 285 | Комм.: 0
“Район үзешчәннәренең быелгы иҗади бәйгесе Русия киносы елына багышлана. Шушы уңайдан 2 фев-ральдә Калмашбаш авыл мәдәният йортында “Башкортстан мәдәният министрлыгының “Калмашфильм” кинокомпаниясе”нең “Яшьлек белән очрашу” нәфис фильмы премьерасы үтте. Бер тында, бер сулышта каралган музыкаль фильм чагу декорацияләре, бер-берсенә эзмә-эзлекле ялганып килгән кадр-чыгышлары һәм лирик-хисле сюжет-эчтәлеге белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.