Фермерлар киңәш корды
16-02-2017, 09:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 287 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары җыелды, 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Киңәшмә эшчәнлегендә хакимият башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Геннадий Фотеевич Крюков, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов катнашты һәм чыгыш ясады.
Тәүге сүзне крәстиян-фермер хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Ирек Мидхәт улы Тангатаров алды, узган елгы эшчәнлеккә байкау ясады.
Берләшмәдә барлыгы 53 фермер исәпләнә. Алар карамагында 425 баш сыер малы (164 е – савым сыерлары), 200гә якын сарык, 17 баш ат, 9000 кош-корт һәм 410 берәмлек умарта күче исәпләнә.
Узган ел фермерлар тарафыннан 8782 центнер сөт, 107,4 мең данә йомырка, 1318 кг йон, 10,5 тонна товарлыклы бал җитештерелде.
Басучылыктан ярыйсы гына уңыш җыелды: бөртекле культураларның тулай җыемы 74271 центнер булды, 235438 центнер шикәр чөгендере алынды. Әгәр җитештерелгәнне акчага әйләндереп исәпләсәк, тулай продукция күләме 163 миллион 532 мең сум, ягъни райондагы барлык авыл хуҗалыгы җитештерүенең 3,7 процентын тәшкил итә. Узган еллар белән чагыштырганда, сан-нар түбәндәгечә: 2013 — 2,9, 2014 – 5,0, 2015 елда — 3,1 процент. Тулаем продукция җитештерүнең артуы, беренчедән, тырышлык булса, икенчедән, җирне кадерләүгә – файдалануга игътибар бирүнең куанычлы нәтиҗәсе ул. Узган ел фермерлар һәр гектарга 96,1 килограмм минераль ашлама кертте (2015 елга караганда 40 килограммга артыграк). Моннан тыш, үзвакытында сыйфатлы орлык чәчү, эшкәртү, үсемлек чирләренә, чүп үләннәренә каршы көрәшү катлаулы һава шартларында да планлаштырылган уңышны җыеп алу мөмкинлеге тудырды.
Язын шытымнар баш калкыткач, басуларны кабул итү көннәре үткәрелә. Комиссия әгъзалары һәр участокны тикшереп бәһа куя, баллар билгели. Бу исә фермерларның үзләренә ышанып тапшырылган җирләрне ничек файдалануын белү өчен генә түгел, ә бәлки уңай якларны башкаларга үрнәк итеп кую, районда җир ресурсларыннан дөрес файдалануны тәэмин итү максатында да оештырыла. Крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре эшчәнлекне бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп оештырудан зур файда күрә ала. Чөнки үзвакытында әйтелгән киңәш, күрсәтелгән ярдәм нинди генә эшне дә уңышлы аткарып чыгарга булышлык итәргә, я булмаса ниндидер уңышсызлыктан курчалап алып калырга мөмкин бит. Имән-лекул зонасында нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Авыл биләмәсе башлыгы Радик Тимерханов әйтүенчә, барлык фермерлар һәр участокны карап-тикшереп, уңай тәҗрибәдән үрнәк алып, бер-береннән өйрәнеп, киңәш-табыш итешеп эшләүләре нәтиҗәсендә уңышка ирешә.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
03.12.2016: Район яңалыклары
Орлыгың яхшы булса, уңышны мул алырсың
-
27.09.2016: Район яңалыклары
Басулардан хәбәрләр
-
29.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Бөртеклеләр урагы тәмамлана
-
09.04.2016: Район яңалыклары
Геройлылар өчен чик түгел
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!