» » Бөртеклеләр урагы тәмамлана

Бөртеклеләр урагы тәмамлана

29-08-2016, 09:50 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бөртеклеләр һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә. 26 августка сугып алынырга тиешле барлык мәйданнарның (45963 гектарда) 96,1 проценты үтәлде. Дистәләгән хуҗалыкта урак тәмамланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә (73,3 процент), “Үзәк” МТСының “Знамя” (82,6), Хуҗин исемендәге (89,6) бүлекчәләрендә, “Октябрь” кооперативында(90) уңышы җыелмаган мәйданнар бар әле. Иң күп иген мәйданнары (16175 гектар) “Базы” кооперативында. Бүгенге көнгә хуҗалыкның 569084 центнер ашлыгы бар. Геройлылар үткән ел 74 мең центнер иген сугып алса, быел тулай җыемны 82691 центнерга җиткерделәр.
“Победа” кооперативы игенчеләре 1900 гектар бөртекле, кузаклы культуралардан 60101 центнер уңыш алды, 2015 елда 59 мең центнер тирәсе булган.
Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары 2743 гектар иген мәйданнарын били. Уракны уңышлы тәмамладылар, тулай җыемы 78181 центнер тәшкил итте, ягъни үткән елдагыдан 4272 центнерга артык булды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: