Һәркайда кызу эш кайный
23-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 368 | Комм.: 0
Район хуҗалыклары басуларында иген культураларын урып-җыю эшләре тәмамлануга якынлаша. Август ае өчен бик үк гадәти булмаган һава шартлары быелгы урак темпын аеруча тизләтеп җибәрде. Бүгенге көнгә бөртеклеләр 42,1 мең гектарда сугып алынды. Бу шушы культуралар игелгән мәйданнарның 91,7 процентын тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш күрсәткече — 30,3 центнер. Бер үк вакытта 20,5 мең гектар мәйданда җирләр туңга сөрелеп эшкәртелде. “Алга”, “Волга”, "Победа" кооперативлары һәм “Үзәк” МТС механизаторлары уҗым арышын чәчүгә төште.
Мал азыгы хәстәрләү мәшәкатьләре дә тукталып тормый. Район буенча 18,5 мең тонна печән хәзерләнде. “Базы”, Ленин исемендәге, “Алга”, "Победа", “Волга” хуҗалыкларында бу җәһәттән аеруча җитештерүчәнле эшләп, җиткерелгән планны тәүгеләрдән булып үтәүгә ирештеләр. Печәнне җыеп, кышкы саклауга кую әле дә дәвам итә. 102,2 мең тонна сенаж базланды. Бу төр азыкны туплау эшләре “Базы”, “Заря”, “Победа”, “Волга” коперативларында аеруча көйле оештырылып, планлаштырылган күләмдә әзерләнде. Әлеге көнгә һәр шартлы мал башына 19,7 центнер сусыл һәм тупас азык берәмлеге тупланган.

Похожие новости:
-
22.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Санаулы гектарлар калып бара
-
18.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Басуларда хезмәт туе
-
16.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре көндәлеге
-
18.06.2016: Район яңалыклары
Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре барышы