» » Санаулы гектарлар калып бара

Санаулы гектарлар калып бара

22-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң кызу эш вакыты дәвам итә. Басуларда өлгергән игеннәр уңыш җыеп алу – бу хезмәтнең иң җаваплы һәм киеренке чоры. Һәр урак чоры басуда эшләүчеләр өчен аерым үзенчәлекләре белән истәлекле.
Быелгы һава шартлары игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен аеруча уңай килде. Шуңа да урак башка еллардагыдан алданрак тәмамлана. Район авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 19 августка район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре 85,3 процент мәйданнарда башкарылган, 1222400 центнер ашлык суктырып алынган. Ленин исемендәге хуҗалыкта исә бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе тулысынча тәмамланган. “Базы” (97,3%), “Заря” (95,5%), “Герой” (95%) кооперативларында да эш башкарыласы санаулы гектарлар гына калган. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш күләме 31,1 центнер тәшкил итә.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән мал азыгы туплау кампаниясе дә кызу темплар белән дәвам итә. Әлеге вакытта хуҗалыкларда 101210 тонна сенаж тупланган (бу – җиткерелгән планның 92 проценты). 18053 тонна печән җыеп алынган (92,3%). Игенне җыеп алу белән үк басуларда салам төргәкләнә һәм эскертләргә салына. 19 августка 23395 тонна салам хәзерләнгән. Хуҗалыкларда әлеге вакытта 14296 тонна бөртеклеләр фуражга салынган. Җиткерелгән планның яртысына якын күләм бу. Район буенча һәр шартлы мал башына 19,46 центнер азык берәмлеге тупланган.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: