Басуларда хезмәт туе
18-08-2016, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагы уңышлы гына дәвам итә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары аны тәүгеләрдән булып тәмамлады. “Заря” хуҗалыгы басуларында да санаулы гектарларны урып-суктырасы калды. “Базы”, " Победа", “Герой” кооперативларында хезмәт темпы югары.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.
Район буенча 109980 тонна сенаж салу планы билгеләнгән иде. Бүгенге көнгә 101210 тоннасы тупланды да инде. Бу төр мал азыгын туплау планын “Базы” (27700 тонна), “Заря” (6515), “Волга” (7171) кооперативларында артты-рып үтәделәр. Район буенча үтәлеш 92 процент тәшкил итә.
Печән хәзерләү биреме үтәлеше 82 процент булды. Бу җәһәттән победалылар аеруча тырышып эшләде: планны 103,8 процентка җиткереп үтәде. Ленин исемендәге кооперативта 1410 тонна (100,6 процент) сыйфатлы печән бар. “Базы”, “Волга” хуҗалыкларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, МТСның Хуҗин исемендәге, “Знамя” бүлекчәләрендә шулай ук планнар арттырып үтәлде.
Игене суктырылып алынган басуларның саламы җыела, төргәкләнә, өелә бара. Бүгенгә район буенча 22477 тонна салам бар.
Район буенча барлыгы 28808 тонна фураж салынырга тиеш булса, бүгенге көнгә шуның 12741 тоннасы тупланды. Иң күбе (5000 тонна) — “Базы” хуҗалыгында.
Әлегә һәр шартлы малга исәпләгәндә иң күп азык берәмлеге (22,56 центнер) “Базы” кооперативында тупланды. “Победа” (22,84), Ленин исемендәге (22,55 ц), “Волга” (22,17) кооперативларында мал азыгы мул булачак. Район буенча бу күрсәткеч 19,44 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Похожие новости:
-
16.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре көндәлеге
-
18.06.2016: Район яңалыклары
Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Басу эшләре барышы
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре барышы
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары