» » Страница 2

Басуларда хезмәт туе

93 (11175) | 18-08-2016, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагы уңышлы гына дәвам итә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары аны тәүгеләрдән булып тәмамлады. “Заря” хуҗалыгы басуларында да санаулы гектарларны урып-суктырасы калды. “Базы”, "Победа", “Герой” кооперативларында хезмәт темпы югары.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.



Бердәм хезмәт – уңыш нигезе

92 (11174) | 16-08-2016, 10:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 437 | Комм.: 0
Бердәм хезмәт –  уңыш нигезе
Туган ягыбызда иң матур фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. “Волга” хуҗалыгы эшчәннәре дә ил байлыгын арттыруда үз өлешен кертә.
Районыбыз кырларының кайсы ягына гына күз салсаң да, тигез ара калдырып иген кырларын гизүче комбайннарны, тузан туздырып ындыр табаклары белән басулар арасында йөреп торучы зур йөк машиналарын, инде игеннәр җыелган басуларда салам төргәкләүче техниканы, җир эшкәртүче һәм сөрүче заманча тракторларны күрергә мөмкин. Волгалыларның 2100 гектар җирләрен бөртеклеләр алып тора. Хуҗалык урып-җыюга 20 июль көнне керешкән иде. 15 августка биредә бөртеклеләрнең 68,5 проценты җыеп алынган. Без хуҗалыкка килгәндә игенчеләр Түбән Каръяуды авылы янындагы басуда бодай культурасын суктыралар иде.



Басу эшләре көндәлеге

91 (11173) | 16-08-2016, 10:01 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Игенчеләр өчен вакытның һәр минуты кадерле. Көннәр аяз торганда икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Район басуларында уракның иң кызган мәле.



Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә

№101 11035 | 3-09-2015, 12:40 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 502 | Комм.: 0
Район терлекчеләре өчен елның һәр мизгеле үзенчә мәшәкатьле. Җәйге айларда күбрәк продукция җитештереп калу өчен аеруча тырыштылар. Ел башыннан барлыгы 323275 центнер сөт җитештерелгән, 296988 центнер сатылган. Узган ел белән чагыштырганда 19527 центнерга күбрәк. Әле һәр көнне район буенча 1206 центнердан артык сөт җитештерелә, 2014 елдагыдан 157 центнерга артык. Һәр сыердан сөт савып алу да югарырак, 15,9 килограмм тәшкил итә.



Булдыклылар дәвам итә

№100 11034 | 1-09-2015, 12:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 524 | Комм.: 0
Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамладым. Ту-ган ягым Туймазыда да эшкә кайтуымны көтәләр иде, әмма язмыштыр инде — миңа юллама буенча Чакмагыш районына килергә туры килде. 1962 елда район ветлечебницасында эшли башладым. Фермаларда мал-туар ишле, иң борчылдырганы – йогышлы чирләр күп иде.



Басу эшләре барышы

№100 11034 | 1-09-2015, 12:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 484 | Комм.: 0
Басу эшләре барышы
Әледән-әле явып киткән яңгырлар уракны югары темпта башкарырга комачауласа да, игенчеләр, зур тырышлык салып, кайнар тир түгеп үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга өметләнә һәм һәр аяз минутны файдаланып калырга омтыла. Бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 55,7 проценты сугып алынган.



Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

№86 11020 | 30-07-2015, 11:02 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 725 | Комм.: 0
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Узган атнада “Басу-көне – 2015” гомумреспублика семинар-киңәшмәсендә республикабыз башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовның фатихасы белән БР авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленконың быелгы урак кампаниясенә старт бирүе турында гәзитебез битләрендә язып чыккан идек инде.