Бердәм хезмәт – уңыш нигезе
16-08-2016, 10:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 437 | Комм.: 0
Туган ягыбызда иң матур фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. “Волга” хуҗалыгы эшчәннәре дә ил байлыгын арттыруда үз өлешен кертә.
Районыбыз кырларының кайсы ягына гына күз салсаң да, тигез ара калдырып иген кырларын гизүче комбайннарны, тузан туздырып ындыр табаклары белән басулар арасында йөреп торучы зур йөк машиналарын, инде игеннәр җыелган басуларда салам төргәкләүче техниканы, җир эшкәртүче һәм сөрүче заманча тракторларны күрергә мөмкин. Волгалыларның 2100 гектар җирләрен бөртеклеләр алып тора. Хуҗалык урып-җыюга 20 июль көнне керешкән иде. 15 августка биредә бөртеклеләрнең 68,5 проценты җыеп алынган. Без хуҗалыкка килгәндә игенчеләр Түбән Каръяуды авылы янындагы басуда бодай культурасын суктыралар иде. 770 гектар мәйданда үстерелгән “Экадо-70” сортлы игеннең 400 гектарындагы уңышы җыеп алынган.
Уракта 4 комбайн катнаша. Кыр корабларын иярләгән тәҗрибәле механизаторлар бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Өченче сезонда катнашучы “Полесье” маркалы комбайны белән Самат Рухылбаянов 17 мең центнердан күбрәк ашлык суктырган. “Нива-Эффект” комбайнында Сергей Ишкулаев, Павел Сәлимҗанов Һәм Николай Фомин сынатмыйлар, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтәләр. Ашлыкны ындыр табагына Алик Сөләймәнов, Виталий Арысланов ташый. «Уңыш яхшы гына. Басуларга ашлама вакытында кертелде, химик утау да башкардык. Әгәр инде яңгырлар да вакытында яуган булса, башаклар да тулырак булыр иде. Быелгы уракта бер комбайнга 400 гектардан артык эш күләме туры килде. Комбайнчы, шоферлар, тракторчыларыбыз да, ындыр табагында эшләүчеләр дә – барысы да тырышып эшли», – ди горурланып хуҗалыкның баш агрономы Илдус Сәетов. Чыннан да, үз күзләребез белән күреп кайттык: урып-җыюда катнашучы һәркемнең күңеле күтәренке, биредә үзенә бер җылы мөхит хөкем сөрә. Уттай кызу эш вакыты булгач, комбайнчыларны кыр корабларын туктатып фотога төшерә алмадык. Әмма аларның уракны күтәренке рухта башкаруларын күреп, күңел сөенде. Йөзләрендәге елмаю, кәнәгатьлекне аңладык. Сөенмәслек тә түгел шул, басулар мул уңыш бирә. Бу, беренчедән, өстәлләребезнең мулдан булачагына, икенчедән, биредә хезмәт салучыларның хезмәт хакы да яхшы булуына ишарәли.
—Механизаторлар иртән иртүк басуга килеп техниканың төзеклеген тикшерәләр — майласын майлыйлар, аннары гына басуга кереп китәләр. Ягулык материаллары, запас частьлар бар, эретеп-ябыштыручы техника һәрчак әзер тора, – дип эш барышы белән таныштыруны дәвам итте баш агроном Илдус Нәсим улы. –Хуҗалыкта кыр эшләре комплекслы алып барыла. Механизаторлар Дилшат Мансуров, Тәлгать Ханов, Рамил Галин, Рабил Арысланов, Илфак Миңлебаев саламны төргәкләп, ферма ихатасына ташу хәстәрлеген күрәләр.
Ә инде икенче басуда Вил Нурисламов яңа “Агротрон” тракторы белән уҗым культуралары чәчү өчен җир эшкәртә, әзерли. Бу культураларны быел 1000 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Безнең мәкалә басылып чыкканчы чәчүгә дә төштеләр. Менә шулай, “Волга” хуҗалыгында кыр эшләре бары тик үз көчләре белән комплекслы алып барыла. “Көннәр генә әйбәт торсын, еллар имин булсын, быел икеләтә сөенергә урын бар”, – дип озатып калды безне баш агроном. Ә безгә исә хуҗалык кырларында армый-талмый эшләүче, тырыш хезмәт бәрабәренә үстерелгән икмәкнең һәр бөртеге өчен табигать сынаулары белән көрәш алып баручы игенчеләргә рәхмәт кенә әйтәсе килә.
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
16.08.2016: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре көндәлеге
-
04.08.2016: ---
Уңыш язмышы – алар кулында
-
26.07.2016: Район яңалыклары
Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала