Уңышны югалтуларсыз җыяр өчен
23-07-2016, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 292 | Комм.: 0
Аяз сәгатьнең минуты кадере бу көннәрдә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза бар. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре язын тәүгеләрдән булып чәчүне башлаган иде, инде бүген бердәм рәвештә уракка төштеләр.
Армиягә баруыма үкенмим, солдат булырга үсмер чактан хыялландым, – ди Рөстәм Нәбиев
23-07-2016, 09:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 296 | Комм.: 0
2015 елның 12 июлендә Омскида хәрби казарма җимерелүе, 24 солдатның гомере өзелүе бар җәмәгатьчелекне тетрәтте. 2013 елда үткәрелгән сыйфатсыз ремонт аркасында килеп чыккан фаҗига Башкортстанның биш асыл егетенең чәчәктәй гомерен өзде.
Шушы коточкыч вакыйганың шаһиты ул Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев: бу фаҗигадә ике аягын югалта, ун айдан артык Бурденко исемендәге госпитальдә дәвалана.
Мал азыгы мул булыр
№ 81 (11163) | 21-07-2016, 08:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү оешканлык белән дәвам итә. Сенажны 10 июньдә үк Иске Почкак бригадасында сала башладылар. Хәзер инде Калмашбаш, Иске Биккенә, Байбулат терлекчелек фермалары бу төр мал азыгы белән тәэмин ителде. Әле Юмаш бригадасында эшлиләр.
Яшьлек көчен дөрес эзгә салып
№ 81(11163) | 21-07-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 232 | Комм.: 0
“Тере су”, “Лидерлык өчен ярыш” һәм башка бихисап кызыклы темалар каралды аларда. Бу темалар барысы да үсмерләрдә туган якка ихтирам һәм игътибар ныгыта, үз-үзеңне туган җиргә кирәкле кеше итеп тоярга, патриотлар үстерүгә булышлык итә. Балалар өчен үзара һәм күрше “Чайка” арасында волейбол, баскетбол, футбол, шахмат, шашка һәм башка спорт ярышлары оештырылды.
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
№ 80 (11182) | 19-07-2016, 11:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 266 | Комм.: 0
17 июль көнне районда урып-җыю һәм уҗым культуралары чәчү буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, хезмәтне саклау буенча инженерлар, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм машина-технология станциясе белгечләре чакырылды.
Урып-җыю кампаниясе хәвефсез үтсен өчен
№ 80 (11182) | 19-07-2016, 11:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 273 | Комм.: 0
Республикада “Трактор” операциясе башланды
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең премьер-министры Р.Х. Мәрдәнов 14 июльдә кул куйган 789-р кара-ры белән агымдагы елның 18 июленнән 18 августына кадәр республика биләмәләрендә, шул исәптән безнең Чакмагыш районында да “Трактор” операциясе игълан ителә.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең премьер-министры Р.Х. Мәрдәнов 14 июльдә кул куйган 789-р кара-ры белән агымдагы елның 18 июленнән 18 августына кадәр республика биләмәләрендә, шул исәптән безнең Чакмагыш районында да “Трактор” операциясе игълан ителә.
Мохтаҗларга ярдәм итеп
№ 79 (11161) | 16-07-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 261 | Комм.: 0
Агымдагы елның май башында төбәкләрдә “Изгелек кәрзине” социаль проекты игълан ителгән иде. Аның барышында матди яктан авырлык кичергән ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү күз уңында тотыла.