» » Мал азыгы мул булыр

Мал азыгы мул булыр

21-07-2016, 08:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
Мал азыгы мул  булыр
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү оешканлык белән дәвам итә. Сенажны 10 июньдә үк Иске Почкак бригадасында сала башладылар. Хәзер инде Калмашбаш, Иске Биккенә, Байбулат терлекчелек фермалары бу төр мал азыгы белән тәэмин ителде. Әле Юмаш бригадасында эшлиләр.
Хуҗалыкта мал азыгы культуралары фәнни нигездә үстерелә. Яшел масса өчен башлыча люцерна, судан, рапс һәм берьеллык үләннәр чәчелә. Күпьеллык үлән мәйданнарын даими рәвештә яңартуга, уңышын арттыруга игътибар зур. Быел үлән аеруча әйбәт үсте. Аны чабып алуда комбайнчылар Илһам Галин, Алик Мусакәлимов, Салават Рахмангулов, Рамил Хәмидуллин, Җәүдәт Исламморатов, Илшат Басыйров актив катнаша. Илдус Габдуллин, Урал Латыйпов, Линар Тангатаров, Геннадий Кудрячев (“МТЗ-82” тракторларында), Игорь Уршиев, Нәфис Исланов (ГАЗ-53” автомашинсында), Әдип Хафизов, Айрат Зарипов, Айдар Габдуллин (“Т-150”), Данис Гыймаев, Ранис Шәмсетдинов, Булат Борханетдинов (“МТЗ 12-21”) яшел массаны базларга өзлексез ташып тора.
Мал азыгы мул да, сыйфатлы да булсын дип эшлиләр биредә. Бу җәһәттән Любовь Иванова белән Марина Лар-кинаның тырышлыгын, өлгерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Алар яшел массага әчеткеч сыекча сибеп то-ралар. Әлбәттә, сенажның сыйфаты массаны тиешенчә тыгызлауга бәйле. Бу мөһим эш Рабис Ситдыйков, Зөлфәт Моратов, Флүр Шәяхмәтов, Марат Сафиуллиннар иңенә йөкләтелгән. “К-700” тракторларында ал-ял белми эшли алар.
Эш барышында техника ватылмый гына тормый, әлбәттә. Ул чакта техник-хезмәтләндерү звеносы әгъзалары, инженер Хәлим Әхъяров, хезмәтләндерүчеләр Фәнил Сәрвәров, Артем Мутиль шундук ярдәмгә ашыга һәм техниканы сафка бастыра. Кыскасы, техниканы ватылусыз эшләтү, нәтиҗәле файдалану беренче планда тора. Бу төр эшчәнлек баш инженер Марат Байгускаров җаваплылыгында алып барыла. Һәр участокта хезмәтнең бердәй яхшы оештырылуы нәтиҗәлелекне тәэмин итә.
– Егетләребезгә сүз тидерерлек түгел, барысы да иртә таңнан җыелып тырышып эшли, шуңа да базлар тиз тула, – ди исәп алып торучы Лиана Авзалова.
Әйе, гомум тырышлык белән зур эшләр аткара базылылар, 2800 гектарда күпъеллык һәм берьеллык үләннәр үстерделәр. 20 июльгә аларның 21139 тонна сенажлары бар иде инде, ягъни планга карата 76,5 проценты тупланган (ә район буенча күрсәткеч 54,7 процент).
Печән — аеруча бозаулыйсы сыерлар һәм үрчем өчен алыштыргысыз азык. Монысын да җитәрлек хәстәрлиләр. Әмма туплау гына түгел, һәр төр мал азыгын технологиясе буенча киптерергә-сакларга да кирәк. Бу җәһәттән дә хуҗалыкта борчы-лыр урын юк. Чөнки заман корыл-малары яңа тип-
тагы печән сакла-гычлар, уңайлы һәм ныклы итеп, технология таләп иткәнчә төзелгән сенаж һәм силос туплагычлар азык запасын сыйфатлы итеп сакларга мөмкинлек тудыра. Кыскасы, һәр шартлы малга мөмкин кадәр күбрәк азык берәмлеге туплап калырга шартлары-мөмкинлекләре бар базылыларның. Әлегә һәр шартлы малга 15,32 центнер азык берәмлеге тупланган. Быел узган елгыдан күбрәк тупларга планлаштыра алар. Ә мал азыгы күп булса, терлекчелек продукциясе дә мул алына. Хуҗалык терлекчеләре ит-сөтне күп җитештереп, республика күләмендә даими алдынгылыкны тота.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: