» » Урып-җыю кампаниясе хәвефсез үтсен өчен

Урып-җыю кампаниясе хәвефсез үтсен өчен

19-07-2016, 11:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 273 | Комм.: 0
Республикада “Трактор” операциясе башланды
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең премьер-министры Р.Х. Мәрдәнов 14 июльдә кул куйган 789-р кара-ры белән агымдагы елның 18 июленнән 18 августына кадәр республика биләмәләрендә, шул исәптән безнең Чакмагыш районында да “Трактор” операциясе игълан ителә. Аны республиканың үзйөрешле машиналарның техник торышына күзәтчелек итү дәүләт инспекциясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәлеге белән берлектә оештыра. Операция барышында рейдлар һәм тикшерүләр үткәреләчәк. Алар дәвамында инспекция хезмәткәрләре тәү чиратта төп игътибарны трактор техникасы һәм аларның тагылмаларының төзеклегенә, агрегатларның исәп номерларының теркәү мәгълүматларына туры килүе һәм бу машиналар белән идарә итүгә механизаторларны билгеләү тәртибенә юнәлтәчәк. Шулай ук тракторларны гына түгел, аларның тагылма агрегатларын да хәвефсез файдалану таләпләренең төгәл үтәлүе ныклы контрольгә алыначак. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю эшләре башланганда һәм бу күләмле кампания дәвамында тәү чиратта кешеләр сәламәтлеген һәм хәтта гомерен саклап калуга юнәлтелгән әлеге чара аеруча көнүзәк булып тора.

Илнур Хәкимов,
дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: