» » Районда ниләр бар?

Районда ниләр бар?

26-01-2016, 10:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2015 елның 28нче декабрендәге 1466-р санлы “Башкортстан Республикасы биләмәсендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү” карарына ярашлы, районның барлык авыл биләмәләрендә дә торак секторларында рейдлар үтте. Аларны үткәрүнең төп максаты – янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча аңлату эшләре алып бару һәм норматив документларга ярашлы гамәлдә булган барлык норма һәм таләпләрнең үтәлешенә контрольлек итү. Авыл биләмәләре хакимиятенең җаваплы вәкилләре, янгынга каршы көрәш хезмәте белгечләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары катнашлыгында үткән бу рейдлар вакытында төп игътибар авыл Советлары һәм участок уполномоченныйларының махсус исәбендә торучы һәм тирә-яктагылар өчен хәвеф тудыручы адреслар буенча урнашкан йортлар торышына юнәлтелде. Артабан башка йортларда да тикшерүләр үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәләре буенча йорт хуҗаларына торакта янгын хәвефсезлеге чаралары турындагы инструкцияләр һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә туры килмәгән җитешсезлекләрне бетерү турында тәкъдимнамәләр тапшырылды.
* * *

Күптән түгел Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә биләмә хакимияте башлыгы Р.Ф.Мөхияров, авыл Советы депутатлары, учреждение җитәкчеләре, биләмәнең балигъ булмаган үсмерләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча җәмәгать инспекциясе әгъзалары, социаль-профилактика үзәге белгечләре катнашлыгындагы утырыш үткәрелде. Анда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча җәмәгать инспекциясе алып барган эшчәнлек, үзешчәннәрнең район смотрына әзерлек һәм Совет депутатлары тарафыннан торак секторында янгын хәвефсезлеге чаралары турында инструкция үткәрү мәсьәләләре көн тәртибенә чыгарылды. Утырыш ахырында барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
* * *

Район мәктәпләрендә мәгариф бүлеге җитәкчесе М.Җ.Вәлиева һәм җаваплы белгечләр катнашлыгында күчмә киңәшмәләр үтә. Аларда укыту-тәрбия бирү процессында ирешелгән уңышлар барлана, көн үзәгендә торган хәл ителәсе мәсьәләләр ачыклана, чыгарылыш сыйныфларда дәүләт аттестациясенә әзерлек барышына игътибар бирелә. Билгеле булуынча, үткән ел ахырында мәгариф хезмәткәрләре белән үткәрелгән киңәшмәдә Русия Президенты В.В.Путин гомум мәгариф системасында яшь буынга төпле белем белән беррәттән ныклы тәрбия бирү мөһимлегенә аеруча басым ясаган иде. Күчмә киңәшмәләр вакытында әле-ге мәсьәләгә дә зур игътибар бирелә. Киңәшмәләрне гыйнвар азагына кадәр барлык мәктәпләрдә дә үткәрү планлаштырыла. Аларның нәтиҗәләре язгы каникуллар вакытында район укытучылары катнашлыгында үткән җыелышта игълан ителәчәк.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: