Техникаң булса төзек, эшеңдә булмас өзек
16-04-2016, 08:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 339 | Комм.: 0
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан районыбызның барлык хуҗалыкларында да техникаларның әзерлегенә тикшерү үткәрелде.
“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да бу мөһим чарага игенчеләр җитди әзерлек белән килде. Тикшерүгә барлыгы 22 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор һәм 8 тагылма арба куелды. Чакмагыш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов һәм инспекциянең әйдәүче белгече, инженер-инспектор Алик Фидрат улы Гайсин һәрбер берәмлек техниканы карап чыктылар һәм аларның техник торышына бәһа куйдылар. Төп игътибар аерым узеллар һәм агрегатларның төзеклегенә, техник нормаларга яраклы булу-булмавына юнәлтелде.
Техника берәмлекләрендә янгын хәвефсезлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү чараларының тулы комплектлылыгы һәм механизаторларның документлары тикшерелде. Әлеге тикшерүгә механизаторлар яхшы итеп әзерләнгән. Һәркайсы үзенә беркетелгән техниканы һәм тагылманы ремонтлап-көйләп куйган. Монда ремонт эшләре ел да хуҗалык остаханәсендә үз көчләре белән башкарыла. Баш инженер Расих Кашаев ремонт эшләре белән бәйле проблема-мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә җитди игътибар бирә, шуңа күрә теге яки бу авыл хуҗалыгы машиналары чагыштырмача озак хезмәт итә. Гомерен техникага идарә итүгә багышлаган алдынгы механизаторлар аталы-уллы Рәмис һәм Ридик Кудашевлар, агалы-энеле Финат һәм Фидус Хаҗиевлар, Җиһанур Кәбиров, Марат Әхмәтшин үз техникаларын күз карасыдай саклап, вакытында тиешенчә ремонтлап йөртүгә зур игътибар бирәләр. Салават Кашаевның алтын куллары күп төрле ремонт эшләрен башкара, “Калмаш Кулибины” диләр аның турында биредә. Хуҗалык рәисе Альберт Фидай улы Мусин да һәрьяклап та килгән һөнәр остасын бары тик мактап телгә ала. Ел әйләнәсенә — чәчүме, урып-жыю булсынмы, мал кышлату барышымы — тракторлар һәрчак хәрәкәттә. Бүгенге техник тикшерүгә шулай ук Илвир Шакиров, Илшат Аллаяров, Раил Хөсәенов, Илшат Насыйбуллин, Фәнүз Кашаев, Айдар Сәхибгәрәев, Фәнил Ямаев, Рәфис Зиннәтуллин да ныклы әзерлек белән килгән. Баш инженер Расих Кашаев вакытында кимчелекләрне күрә барып, аларны бетерү өстендә ныклы эш алып бара. Хуҗалык җитәкчелегенең эшне оештыра белүе, һәр эшчегә игътибарлы булуы игенчеләрнең хезмәт рухын күтәрүгә этәргеч булып кала. Илдәге көрчеккә, икътисадый кыенлыкларга карамастан, хуҗалыкта техника паркы яңартыла, запас частьләр кайтарыла, булганы яңа сулыш ала. Басуларда трактор тавышлары ишетелде… “Октябрь”лылар быел да сынатмас, барлык көчне игенчеләрнең иң җаваплы чоры — чәчү эшләренә юнәлтеп, тиз көндә туфракка алтын бөртекләр салырлар, дип ышанабыз.
Баш агроном Гали Хаҗиевның сүзләренә караганда, биредә бүгенге көндә 301 тонна ашлама кайтарылган, якын көннәрдә тагын 500 тонна кайтару күзаллана. Игенч-еләребезнең тынгысыз эшләрендә бары тик зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, күтәренке хезмәт рухы телибез.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
26.03.2016: Район яңалыклары
Югары бәһа алдылар
-
17.03.2016: Район яңалыклары
Язгы көн ел туйдыра
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге – беренче планда!
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге тикшерелә