» » Армиягә баруыма үкенмим, солдат булырга үсмер чактан хыялландым, – ди Рөстәм Нәбиев

Армиягә баруыма үкенмим, солдат булырга үсмер чактан хыялландым, – ди Рөстәм Нәбиев

23-07-2016, 09:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 296 | Комм.: 0
Армиягә баруыма үкенмим,  солдат булырга үсмер чактан хыялландым,  –  ди Рөстәм Нәбиев
2015 елның 12 июлендә Омскида хәрби казарма җимерелүе, 24 солдатның гомере өзелүе бар җәмәгатьчелекне тетрәтте. 2013 елда үткәрелгән сыйфатсыз ремонт аркасында килеп чыккан фаҗига Башкортстанның биш асыл егетенең чәчәктәй гомерен өзде.
Шушы коточкыч вакыйганың шаһиты ул Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев: бу фаҗигадә ике аягын югалта, ун айдан артык Бурденко исемендәге госпитальдә дәвалана. Ә бит армия сафларына теләп бара, солдат хезмәтенә мәктәптә укыган елларында ук әзерләнә: спорт белән шөгыльләнә, ярыш-бәйгеләрдә катнаша, 10нчы сыйныфта укыганда йөгерү буенча район чемпионы була. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә. Биредә дә спортка зур игътибар бирә: тәүдә җиңел, аннан соң авыр атлетика белән җитди шөгыльләнә, бераздан инде 200 килограммнан артык штангаларны күтәрә башлый. Үзе генә түгел, ул башкаларны да җәлеп итәргә тырыша , аеруча үсмерләр күңелендә дә спортка кызыксыну, мәхәббәт уятырга омтыла. Ялга кайтканда да район үзәгендәге балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә күнекмәләр ясый. Рөстәм менә шулай вакытын һич кенә бушка уздырмыйча, файдалы һәм күңелле үткәрә. Институтта әйбәт укый, ярдәмчеллеге, алчаклыгы өчен дә аны яраталар.
Инженер дипломына ия булган 18 июнь иртәсе – аның тормышында иң куанычлы көн. Шулай булмыйча, ул үзе сайлаган һөнәргә ия булды, инде солдатка бару теләген тормышка ашырырга кирәк. Солдат хезмәтенә җәй көне барып, җәй кайтасы килә аның, һәм диплом алып кайтуның икенче көнендә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. “Әлегә урын бетте, көзгелеккә китәрсең” — дигәнгә колак та салмый. “Юк, мин хәзер барам”, – диюенә каршы килә алмыйлар, дүрт егет урынына бишне җибәрергә карар итәләр.
Шулай итеп, 21е көнне инде повестка ала. Егетләрне Уфага – хәрби хезмәткә чакырылучыларны кабул итү пунктына алып китәләр. Биредә физик яктан нык егетләрне элиталы хәрби-десант гаскәрләренә сайлап алалар һәм Омскига уку үзәгенә җибәрәләр. Утыз кеше арасында монда Чакмагыштан килгән биш егетнең өчесе – Рөстәм Нәбиев, Алмаз Големов һәм Фидан Мамлиев та эләгә. Бергәләшеп десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәгенә сөенә алар.
Бу юлы да Рөстәм теләгенә ирешә. Егетләрнең өчесен дә җиденче ротага алалар. Тәүге көннән теләп хезмәт итә башлый Рөстәм: парашютны җыеп-сүтәргә дә тиз өйрәнә, йөгерү, ату күнекмәләренең дә авырлыгын тоймый. Аның тизрәк зәңгәр күкне иңлисе килеп, күңеле ашкына. Бу бәхетле минутларга, хыялының чынга ашуына – парашюттан сикерү билгеләнүенә нибары 6 көн генә вакыт кала. 11 июль егетләр өчен дулкынландыргыч көн – хәрби ант кабул итәләр, кичен әти-әниләре янына увольнениегә җибәрәләр. Икенче көнне кичкә авышкач, алар казармага кайта.
Солдатлар режим буенча сәгать унда йокларга яталар. Ә Рөстәм бу көнне нарядтан соңлабрак килә. Караваты тәрәзә янында урнашкан, игътибарын шунда юнәлтеп басып торганда алар бүлмәсе аша үтеп баручы кече сержантның: “Тиз генә йөгерегез!” – дигән җан ачысы белән кычкырган тавышы ишетелә. Рөстәм ни булганын аңларга өлгерми, күз ачып йомган арада аска төшеп китә. Күзен ачканда инде авыр плитәләр астында ята, җитмәсә башына авыр әйбер дә килеп төшә. Дөм караңгыда калган егет ни булуын да аңлый алмый: снаряд төшеп ярылгандыр да, казармалары бөтенләй җимерелгәндер дип уйлый. Тавыштын юк, күңелен барысы да үлеп беткәнме әллә дигән куркыныч уй били. Шулчак бер егетнең: “Әни! Үләсем килми! Коткар мине!” – дип әрнешеп кычкырганы күңелендәге шомны куа. Янә берәүнең : “Әнием, минем яшисем килә!” – дигән тавышын ишеткәч, исәннәр бар, икән дип шатлана. Шул арада казарманың җимерелгән өлеше ярдәм сорап ялварган тавышларга күмелә. Рөстәм дә: “Мин – исән! Мин – монда!” – дип аваз сала. Әмма җавап кына ишетелми. Төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеген белә егет. Спортчы мондый шартларда үзен тота белергә тиеш. Коткарырлар дип өметләнә ул, ничек булса да һава җиткерергә тиешлеген аңлый, ә моның өчен туктата-туктата тын алырга кирәк.
Бераздан өстән тавышлар ишетелеп киткән кебек була. Әмма коткаручылар аның янына икенче катка тиз генә төшәлмәячәк әле – тәүдә өченче һәм дүртенче катларда ятканнарны чыгарачаклар. Ярдәм генә итәлсеннәр иде, яшь гомернең шулай кыелуы бик аянычлы, әмма дөнья белән хушлашырга ашыкмый ул. Ике-өч сәгать вакыт шундый авыр уйлар белән үтә. Торган саен сулыш алуны да озайлырак туктатып торырга мәҗбүр ул. Өстән тавышлар якынрак ишетелгәндәй булса: “Мин – исән! Монда мин!” – дип эндәшә. Әмма җавап һаман ишетелми. Шулчак ул күрше караватта яткан Валерийның: “Кем дә булса бармы монда? Җавап бирегез! Үләсем килми!” – дип ачыргаланып кычкыруын ишетә.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: