Данлыйк әле урак батырларын!
№ 110-111 (11044-11045) | 19-09-2015, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 423 | Комм.: 0
17 сентябрьгә район мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәгендә тупланган күрсәткечләр буенча, ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешеп “Победа” кооператив-колхозыннан “Полесье-КЗС-1218” комбайнында Мәкки Камалетдинов (25250 центнер), шул ук хуҗалыктан шундый ук маркалы техникада Ирек Бохаров (18216) һәм “Базы” кооперативыннан Фәндәл Бәдретдинов («АКРОС-530», 17884) урак кампаниясенең әйдәүчеләре булып торалар.
Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
№ 110-111 (11044-11045) | 19-09-2015, 09:24 | Спорт | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Уфада “Башкортстан – сәламәт яшәү рәвеше өчен! ” милли көрәш буенча (классик стильдә) Казанда узачак Русия Федерациясе чемпионатында катнашу өчен җиңүчеләрне сайлап алу турниры үтте. Чакмагыш районы көрәшчеләре командасы бу ярышларда II урынны яулады, кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Җәйләүдән кайтыр чак җитте
№ 108-109 (11042-11043) | 17-09-2015, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 388 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәннәре барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә ия. Җәйләү чорында зарялылар сөт продукциясе җитештерүгә җитди игътибар биреп, һәр сыердан тәүлегенә 16,8 кг сөт савып алуга ирештеләр. Малларны кышлату чорына әзерлек буенча да хуҗалыкта байтак эшләр башкарылган.
Сайлаулар уңышлы үтте
№ 107 (11041) | 15-09-2015, 13:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 494 | Комм.: 0
13 сентябрьнең кояшлы, якты иртәсендә, сәгать төгәл 8 дә сайлау участоклары ишекләрен киң ачты, сайлаучыларның кәефен күтәреп, дәртле көйләр яңгырады. Бердәм тавыш бирү көненә 3256нчы сайлау участогында җитди әзерләнделәр. Ул гимназия бинасында урнашкан, директоры Ратмир Камилҗанов комиссия әгъзаларына уңайлы эш шартлары тудырды. Иң актив сайлаучыларның берсе, хезмәт ветераны Фидай ага Гәрәев быел да беренчеләрдән булып бюллетеньне кулына алды.
Ындыр табагында эш кайный
№ 107 (11041) | 15-09-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Урак-2015:матбугат үзәге хәбәр итә
Урак чоры – авыл эшчәннәре өчен генә түгел, бәлки тоташ бөтен ил өчен җаваплы чор ул. Иртә яздан тир түгеп, йокысыз төннәр үткәреп үстергән игенне түкми-чәчми җыеп алу өчен барган көрәштә катнашкан һәр кеше фидакарь хезмәт үрнәгенә ия. Басуларда комбайнчылар игенне урып алып, йөк машиналарында ындыр табакларына озаталар.

Моннан да зуррак хөрмәт бармы?
№ 106 (11040) | 12-09-2015, 09:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 372 | Комм.: 0
3-4 сентябрьдә, ике көн рәттән, Уфадагы Хөкүмәт йортында республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән гаиләсендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче йөздән артык хатын-кыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Әйдәүчеләр булдылар, яхшыга рухландырдылар
№ 106 (11040) | 12-09-2015, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 397 | Комм.: 0
Районыбызга 85 ел: «Игенче» архивыннан
Район икътисадын ныгытуда, якты бүгенгесенә җитүдә пропагандистлар, лекторлар һәм агитаторларның роле зур булды. Алар халыкның аң-белемен үстерү максатыннан даими эшләде. Аларны “Белем” җәмгыятенең район оешмасы туплап тотты, әзерләде, юнәлеш бирде.