Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
№ 45 (10979) | 21-04-2015, 10:17 | Спорт | Просмотров: 462 | Комм.: 0
17-19 апрель көннәрендә Чишмә касабасында Башкортстан Республикасының XXIII авыл уеннары кысаларында милли көрәш бәйгесе үтте.
Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле
№ 45 (10979) | 21-04-2015, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 618 | Комм.: 0
Районыбыз хуҗалыкларында терлекчелек тармагы буенча беренче кварталдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә 18 апрельдә “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үтте.
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
№ 44 (10978) | 18-04-2015, 09:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 517 | Комм.: 0
Бөек Җиңүнең 70 еллык олы бәйрәмен каршылар алдыннан илебез тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч алыш буларак теркәлгән Ватан сугышында катнашып, гомерләрен һәм саулыкларын аямыйча азатлык яулаган буын вәкилләре хөрмәтенә төрле кичә-очрашулар байтак үткәрелә.
Документлар белән сак эш итү мөһим
№ 44 (10978) | 18-04-2015, 09:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 486 | Комм.: 0
14 апрельдә муниципаль район хакимиятендә Башкортстан Республикасының Архивлар бүлеге идарәлеге начальнигы Илфат Вәис улы Галләмов белән очрашу үтте. Анда муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәдис Бикмөхәммәтов, район идарәсенең төрле структуралары вәкилләре катнашты.
Илебезнең чын патриотлары булыгыз
№ 43 (10977) | 16-04-2015, 10:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 510 | Комм.: 0
9 апрель көнне Чакмагышта игелекле гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гамил Гыйльметдин улы Гәрәев кунаклар кабул итте. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары уку йортының өлкән вожатые Гөлчәчәк Мәһәдиева белән дәресләрдән соң фронтовик яшәгән өйгә юнәлде.
КВН фестивале
№ 43 (10977) | 16-04-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 446 | Комм.: 0
4 апрель көнне район мәдәният йортының тамаша залы яшьләр белән шыгрым тулы иде. Биредә Республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта Татарстаннан барлыгы 10 команда шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивалендә катнашып, район тамашачысына күңелле кәеф, яшьләргә генә хас юмор, осталык, тапкыр җаваплар белән баетылган бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр.
Вакыт белән исәпләшмиләр
№ 42 (10976) | 14-04-2015, 10:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Игенчелек тармагы эшчәннәре өчен җаваплы чор – көне ел туйдырыр чак җитте. Машина - трактор мастерскойларында, техника паркларында чәчү агрегатлары, авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләп бетерү өчен механизаторлар вакыт белән исәпләшми эшли.