Ярышларга рәхим итегез!
№ 18 (10952) | 17-02-2015, 11:24 | Спорт | Просмотров: 460 | Комм.: 0
20, 21, 22 февраль көннәрендә 17 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк уенчылардан торган командалар арасында Чакмагышта шайбалы хоккей буенча финал ярышлары узачак.
Геройлар истәлегенә
№ 16 (10950) | 12-02-2015, 14:50 | Спорт | Просмотров: 464 | Комм.: 0
Безнең Тайняш урта мәктәбендә укучыларыбызда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максаты белән оештырылган төрле тәрбияви кичәләр, бәйгеләр даими үтеп тора. Быел исә барлык оештырылган чараларның күпчелеге май аенда билгеләнәчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Мәктәп укучылары ярыша
17 гыйнварда Башкортстан мәктәпләре укучылары арасында XVII республика спартакиадасы кысаларында полиатлон буенча Чакмагышта ярышлар үтте. Анда районның 16 мәктәбеннән 1998-2000 елларда туган 64 үсмер егет һәм кыз катнашты. Тәүдә алар пневматик мылтыктан ату һәм турникта (малайлар) һәм кул белән эскәмиядән күтәрелү (кызлар), аннары Чакмагыш питомнигы каршындагы чаңгы юлында көч сынаштылар.
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
№ 149 (10932) | 25-12-2014, 16:02 | Спорт | Просмотров: 553 | Комм.: 0
Тәүге тапкыр “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты” проекты 2007 елда Пермь өлкәсендә старт алган иде. Ул беренче чиратта мөмкин кадәр мәктәп укучысын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итүне күзаллап гамәлгә ашырыла башлады.
Хакимият башлыгы призына
№ 147 (10930) | 20-12-2014, 10:24 | Спорт | Просмотров: 642 | Комм.: 0
14 декабрьдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында югары сыйныфларда укучы үсмер егетләр арасында волейбол буенча муниципаль район хакимияте башлыгы призына финал ярышлары үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 14 команда катнашты. Янә 2 команда Илеш районыннан килгән иде.
Хоккей ярышлары башланды
№ 146 (10929) | 18-12-2014, 11:21 | Спорт | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Спортның кышкы төрләре буенча кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар башланды. Хоккей, һичшиксез, әнә шулар исәбендә. Узган атнаның якшәмбесендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе янындагы боз мәйданы һәм аның тирәсе шау-гөр килеп торды. Бу көнне 2014-2015 елларның кышкы айларында өлкәннәр һәм балалар командалары арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан беренчелегенә уеннар башланды. Бу көнне үсмерләр хоккей лигасы составына кергән Чакмагышның “Строитель” командасы Бакалы районы командасы белән очрашты.
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
№ 140-141 (10923-10924) | 6-12-2014, 10:52 | Спорт | Просмотров: 526 | Комм.: 0
Октябрь ахырында Югары Яркәйнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексында милли көрәш буенча 8 команда арасында спорт ярышлары үтте. Анда безнең район балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы Регина Рәмзил кызы Баһманова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз да катнашты. Бәйге Яңа Котыдан Артур Зарипов өчен аеруча сөенечле булды: ул җиңүчеләр пьедесталының икенче баскычына күтәрелеп данланды.