Үсеш юлында
№ 24 (11106) | 3-03-2016, 09:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 360 | Комм.: 0
Узган ел “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары өчен уңышлы гына булды. Хуҗалыкта барлыгы 145 эшче көче исәпләнә, алар төрле участокларда намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Күпчелек (75 кеше) терлекчелек тармагында эшли. Үткән ел терлекчеләр тырышлыгы белән 33811 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 5635 килограмм сөт савып алынды, ягъни 2014 елга караганда 298 килограммга артты.
Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы
№ 24 (11106) | 3-03-2016, 09:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 455 | Комм.: 0
Яңа Балтач мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны оста куллар күргәзмәсе җәлеп итте. Күз явын алырдай, чын сәнгать әсәре булырдай эшләр байтак монда.
Күргәзмәнең хуҗабикәсе – китапханәче Раушания Гәрәева барчасы белән таныштыра, кызыксынучыларның сорау-ларына җавап бирә, авыл уңганнарының исемнәрен атап үтә. Кул эшенә маһирлар арасында төрле буын вәкилләре бар. “Кызлар кулы гөл коя” бүлегендә тегү, чигү, бәйләм әйберләр урын алган.
Район халкы игътибарына!
1-03-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 286 | Комм.: 0
Агымдагы елның 1 мартыннан район үзәк дәваханәсенең теш дәвалау кабинеты Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан ( хәзерге ДОССАФ) бинага күчерелде. Теш дәвалау-алдыру кебек стоматологик ярдәм алыр өчен шимбә һәм якшәмбедән тыш барлык эш көннәрендә 8.15 сәгатьтән 16.27 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин (12.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр – төшке аш вакыты).
Район үзәк дәваханәсе администрациясе.
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!
№ 23 (11107) | 1-03-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 370 | Комм.: 0
Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары, агросәнәгать өлкәсен хезмәтләндерүче предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. 2015 елда башкарылганнарга йомгак ясалды, агымдагы чорга план-максатлар билгеләнде. Район аграрийларының гомум җыелышын район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.
Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып
№ 23 (11107) | 1-03-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 349 | Комм.: 0
23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме ул. Изге бурычын үтәгән, я булмаса әлеге көндә илебез киңлекләрендә, чикләрендә хәрби хезмәттә булучылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар билгеләде бу көнне.
Районыбыз данын ил күләмендә арттырып
№ 22 (11106) | 27-02-2016, 16:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 393 | Комм.: 0
“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – районыбыз һәм республикабыз гына түгел, хәтта тоташ Русия күләмендә билгеле икътисади яктан куәтле, социаль мәсьәләләрне тел тидермәслек итеп хәл итә баручы, районыбыз икътисадының терәк баганасы дип әйтерлек ныклы хуҗалык.
Сәнгатьтә дә сынатмыйлар
№ 21 (11105) | 25-02-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Күптән түгел район мәдәният йортында республика эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашлыгында Русия полициясенең 300 еллыгына багышланган ХVII үзешчән сәнгать фестиваленең төбәк этабы үтте.