» » Районыбыз данын ил күләмендә арттырып

Районыбыз данын ил күләмендә арттырып

27-02-2016, 16:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 392 | Комм.: 0
Районыбыз данын ил күләмендә арттырып
“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – районыбыз һәм республикабыз гына түгел, хәтта тоташ Русия күләмендә билгеле икътисади яктан куәтле, социаль мәсьәләләрне тел тидермәслек итеп хәл итә баручы, районыбыз икътисадының терәк баганасы дип әйтерлек ныклы хуҗалык.
Чирек гасыр дәвамында аны яңадан-яңа биеклекләрдә әйдәүче Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның берничә чакырылыш депутаты, гадел таләпчән, уйлап, нәти-
җәлелеген һәм нинди уңышларга китерәсен алдан төгәл фаразлап эш итә белүче көчле җитәкче Вадим Васильевич Соколов әйдәп бара. Фәнни нигездә эшчәнлек алып баручы, теләсә кайсы табигать шартларында да игәнәчелек һәм терлекчелектә даими зур уңышлар яулаучы шушы хуҗалыкны бүген күпләргә өлге итеп куялар, биредә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү-уртаклашу буенча күләмле семинар-киңәшмәләр еш оештырыла, мондагы хуҗалык итү моделе күп тарафларга куллануга тәкъдим ителә. Ныклы икътисадлы “Базы” кооперативы – даими зур төзелешләр мәйданы да, янәшәдәге хуҗалыклар икътисадына инвестицияләр юнәлтүче дә, төрле һөнәр ияләрен зур уңышларга дәртләндерүче багымчы-иганәче дә, тормыш көткәндә килеп туган мәсьәләләрне хәл иткәндә тугры ярдәмче дә. Кыскасы, монда бер генә хәл ителмәгән мәсьәлә дә юк кебек, барысы да ал да гөл икән дигән тәэсир кала. Әмма биредә дә, башка хуҗалыклардагы кебек, кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләр дә, үтәләсе бурычлар да, юл куелган эшләп җиткермәүләр дә юк түгел икән әле. 2015 хуҗалык елына йомгак ясап, алга бурычлар билгеләнгән хисап-сайлау җыелышында аларның һәммәсе тәфсилле тикшерелде, аныкланды һәм юл куелган эшләп җиткермәүләрдән якын арада арыну юллары билгеләнде.
Иң тәүдә хуҗалык рәисе сүз алды. Вадим Васильевич икътисади күрсәткечләрне һәр санына кадәр төгәл яттан белә, шул ук вакытта һәр тармак буенча аерым таләпләр төгәл үтәлгән очракта ул саннарның нинди күләмдә көтелүен дә билгеләп үтә. Алып җиткерелмәгән һәр сумның һәм тиеннең кайсы өлкәдә күпме файда китерә алырын анализлый, моңа китергән барлык сәбәпләрне ачыклый, бергәләп алардан арыну юлларын күрсәтә. Һәр сөйләмдә аның төпле икътисадчы, оста стратег булуы күренеп тора.
“Базы”ның авыл хуҗалыгы мәйданнары районда иң зуры – барлыгы 32977 гектарны били, шуларның 22728 гектары – сөренте җирләр. Узган елда аннан барлыгы 554846 центнер бөртекле культуралар, 186802 центнер шикәр чөгендере, 20197 центнер көнбагыш җыеп алганнар. Бөртеклеләрнең гектар куәте дә районда иң югарылардан – 40,1 центнер. Татлы тамырны һәр гектардан уртача 423,6шар центнер, көнбагыш-ны 14,9ар центнер җыеп алганнар. Хуҗалыкта барлыгы 5748 баш сыер малы (шуларның 1760ы – савым сыерлары), 288 баш ат асрала. Алардан былтыр 10727 центнер ( алдагы елдагыдан үсеш 118 процент) ит, 121108 центнер сөт (104 процент) җитештерелгән. Алдагы еллардагы запасны да кушып, барлыгы 1 миллиард 81 миллион 668 мең сумлык продукция сатканнар, шул исәптән иген сатудан 479444 мең сум, шикәр чөгендереннән 61347 мең сум, көнбагыш сатудан 33622 мең сум, сөт сатудан 247463 мең сум, ит сатудан 113197 мең сум акча кергән. Хуҗалык буенча алынган саф табыш күләменең (450866 мең сум) 285374 мең сумы үсемлекчелектән, 90157 мең сумы терлекчелектән кергән. Ягъни җитештерелгәнне отышлы шартларда сата белүгә дә күп нәрсә бәйле булуы күренеп тора.
Икътисади иминлек тәэмин итү өчен заманча техника, җиһаз-корылмалар булу шарт. Боларның һәммәсенә дә базылылар дәүләт кредитлары җәлеп итмичә, үз көчләре белән ирешәләр. Бүген техника паркында 150 данә көпчәкле һәм чылбырлы тракторлары, 55 бөртек суккыч һәм 7 мал азыгы хәзерләү комбайннары, 105 чәчкечләре һәм башка күп санлы тагылма һәм үзйөрешле агрегатлары бар. Сөтчелек һәм башка фермалары иң заманча җиһаз-корылмалар белән тәэмин ителгән, өч өр-яңа фермалары, иген киптерү җайламалары, тегермәннәре, мал азыгын баланслаучы агрегатлары, сөт суыту һәм башка механизмнары барысы да хезмәтнең нәтиҗәлеген күтәрүгә, игенче һәм терлекчеләрнең эш шартларын яхшыртуга булышлык итә. Хуҗалык рәисе шушы кадәр шартларда да көтелгәндәгедән түбәнрәк нәтиҗәләр-гә ирешүнең сәбәпләрен бергәләп ачыкларга чакырды. Баш белгечләр – хуҗалыкның баш агрономы Борис Мефодьевич Данилов, баш ветеринар табиб Илдар Рим улы Галин, баш инженер Марат Хәлфи улы Байгускаров, баш энергетик Марат Морзагәрәй улы Байбулдин һәм башкалар һәркайсы үз тармакларындагы хәл-вакыйгаларны бәян итте, уңдырышлылыкны арттыру, малларның тәүлеклек көрәюе күрсәт-кечләрен югарырак итү, ит һәм сөт җитештерү күләмнәрнең үсә баруына ирешү, маллар арасында төрле чирләр таралуга юл куймау юлларын билгеләде һәм бергәләп эшчәнлекне дәвам итәргә чакырды.
Артабан рәисе Любовь Аркадьевна Кудряшова күзәтчелек советы отчеты белән таныштырды, баш экономист Гөлнара Фәүзелҗан кызы Шәмсетдинова җитештерү-финанс эшчәнлеге документларын бәян итте. Юрист Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина РФ Хезмәт кодексына кертелгән яңа үзгәрешләр, хуҗалык Уставының яңа редакциясе белән таныштырды. Шулай ук хуҗалыкка кабул итү һәм эштән бушатылу турындагы гаризалар расланылды.
Ярышучы Ленин исемендәге коопе-ратив-колхоз рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов үзенең тәэссоратларын җиткерде, даими ярдәмләшеп торганы өчен идарә рәисе Вадим Васильевич Соколовка ихлас рәхмәт белдерде һәм берничә хезмәт алдынгысына бүләкләр тапшырды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев хуҗалык эшчәнлегенә бәһа бирде, биредә ирешелгәннәр аркасында һәм, әлбәттә, башка хуҗалыкларның да гомум тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбызның республикада берничә ел рәттән иң алдынгы сафта баруын белдерде, хезмәт сөючән кооператив әгъзаларына яңадан-яңа уңышлар теләде. Узган хуҗалык елына кабул ителгән ярыш шартлары буенча йөзәрләгән алдынгыларга бүләкләр тапшырылуы турында карар ишеттерелде, шулай ук агымдагы елга да йөкләмәләр кабул ителде.
Әйе, хуҗалык итә белү – яшәеш нигезе икәнлеген яхшы аңлый базылылар. Үзтәнкыйть рухында ирешелгәннәрне барлау, хаталар өстендә эшләү юлларын билгеләү, һичшиксез, эзсез калмас һәм хуҗалык артабан да тоткан юлыннан тайпылмас, дип ныклы өметләнәбез.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: