Исеме җисеменә туры килеп тора
19-02-2016, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 327 | Комм.: 0
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларының узган хуҗалык елына йомгак ясау һәм агымдагысына эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, ярышучы хуҗалык – җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте директоры Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышны хуҗалык рәисе – Башкорт-станның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрузов ачты һәм алып барды. Традиция буенча, көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең иң беренчеләре кооперативка әгъза булып кабул ите-лүчеләрне, әгъзалыктан чыгучыларны раслау, шулай ук ел дәвамында якты дөньядан киткәннәрнең истәлеген хөр-мәтләү, яше тулган хуҗалык әгъзаларын лаеклы ялга озатуга багышланды. Артабан узган елдагы эшчәнлек турында хуҗалык рәисенең тәфсилле чыгышы тыңланды.
Бүген “Победа” авыл хуҗалыгы җи-тештерү кооператив-колхозының авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнары 5286 гектар тәшкил итә, шуның 3908 гектарында мал азыгы, бөртекле һәм кузаклы культуралар игелә, 1378 гектары печәнлекләр һәм көтүлекләр буларак файдаланыла. Узган елның койма яңгырлар, озак вакыт коры эсселек белән сынаган яз-җәй айларында 1900 гектарда бөртекле культуралар үстерелеп, барлыгы 53944 центнер иген җыеп алынган, гектар куәте 28,4 центнер (район күрсәткече – 28,8 центнер) тәшкил иткән. Тагын да сокландырганы – төрле табигый каршылыкларга карамастан, победалылар тулай иген җитештерү күләмен киметмәгән хуҗалыклар исә-бендә! Ашлык сатудан гына да хуҗалык кассасына 20 миллион 539 мең 560 сум акча кергән – гомум алынган табыш күләменең 55 проценты.
200 гектарда көнбагыш үстереп, һәр гектардан 20,7шәр центнер майлы орлык алып, барлыгы 1649 центнер сатып, 2 миллион 792 мең сум табыш алганнар. Аның рентабельлеге150 процент тәшкил иткән.
70 гектар мәйданга шикәр чөгендере чәчеп, барлыгы 38944 центнер татлы тамыр җыеп озатканнар, гектар куәте 278 центнер тәшкил иткән. Шикәр комы сатып, хуҗалык кассасына 13 миллион 395 мең 700 сум акча кертелгән, үсемлекчелек тармагыннан алынган табышның 35,6 проценты тәшкил иткән бу.
“Победа” механизаторлары Мәкки Камалетдинов комбайны бункерыннан барлыгы 18717 центнер, Ирек Бохоров – 18867 центнер иген озатып, район маяклары ярышын әйдәп бардылар.
1638 гектарда мал азыгы культуралары үстерелгән, кышлату чорына барлыгы 9240 центнер яхшы сыйфатлы печән, 46940 центнер сенаж, 49000 центнер силос, 14650 салам, 11640 центнер иген фуражы – һәр шартлы мал башына уртача 41,8әр центнер азык берәмлеге (район буенча уртача 39,9 центнер) әзерләнгән. Үзләреннән артканны сатып, хуҗалык кассасына 838700 сум акча да керткәннәр әле.
Артабан хуҗалык рәисе уракта, туңга сөрүдә, мал азыгы хәзерләүдә катнашкан механизаторлар һәм автомобиль йөртүчеләрне, аларның күрсәткечләрен санап үтте, башкарылган эшләрне атады, җибәрелгән җитешсезлекләрне дә әченеп телгә алды.
Кооперативта 987 баш сыер малы асрала, 43 атлары, 10 баш умарталар бар. Ел дәвамында 383 бозау, 5 колын алынган. Сөтчелек фермасында 14253 центнер сөт җитештергәннәр, һәр сыерга исәпләгәндә уртача 3873әр килограмм туры килә.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Әзерләде: Фәнис Әмирханов
Похожие новости:
-
04.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары