1 июльдән башлана
№ 69 (11151) | 23-06-2016, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе башлануга бер атнадан да азрак вакыт кала. Тоташ илдә иcәп алучыларны укыту бара.
Әлеге вакытта бу мөһим кампаниядә катнашучылар (бу 60 меңгә якын кеше дигән сүз) соңгы әзерлек эшләрен башкара. 19 июньнән крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыклар һәм дачалар ияләренең өйләренә барып исәп алачак 42 мең кешене укыту башланды. Алар – исәп алыначак торак пунктында яшәүче, халык арасында ышаныч яулаган кешеләр.
Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез
№ 68 (11150) | 21-06-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 330 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясенең өченче атнасы бүләкләре ияләре билгеле булды.
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясенең өченче атнасы бүләкләре ияләре билгеле булды.
Мәктәп хәбәрләре
№ 68 (11150) | 21-06-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 334 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 1 июньнән “Йолдызлык” (“Созвездие”) көндезге ял лагере эшли башлады. Һәр көнне иртәнге сәгать 9дан төрле чаралар, бәйрәмнәр һәм конкурс-викториналар үтеп тора монда. Балаларны яклау көне, бөек шагыйрь А.С.Пушкинның туган көненә багышланган истәлекле чара истә калырлык булды, Русия көненә багышланган бәйрәм чарасы да оешканлык белән үтте.
Мал азыгы мул булса – терлекләр ач булмас
18-06-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә дә өлгерергә теләп ару-талуны белми эшли. Печән әзерләү – җәй көнендәге иң кызу мәшәкатьләрнең берсе. Район хуҗалыклары печән хәзерләү, сенаж салу эшенә җиң сызганып тотынды. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бүгенге көнгә район буенча 3739,5 тонна печән, 16822 тонна сенаж салынды. Печән әзерләү эшендә “Базы” хуҗалыгы уңганнары алда бара, алар 1347 тонна печән туплаган. “Победа” хуҗалыгында 610, “Алга”да 455 тонна сыйфатлы мал азыгы әзерләнгән. Сенаж салуда да базылылар җитештерүчәнле эшли, алар бүгенге көнгә 11 мең тонна сусыл азык тупларга өлгергән. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч 3013 тонна, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 2014 тонна, “Октябрь”, “Волга” хуҗалыкларында да җәйге мөмкинлекләрдән җитештерүчәнле файдаланып калырга тырышалар. Район буенча 8937 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр 7542 гектарда беренче катка чабылды. Кызганычка каршы, берничә хуҗалыкта әлеге эшне тиешле оештыра алмыйлар.
Әзерлек эшләре тәмамланып килә
№ 66 (11148) | 16-06-2016, 10:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу – 2016
15 июньдә муниципаль район хакимиятендә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны оештырып үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов алып барды.
15 июньдә муниципаль район хакимиятендә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны оештырып үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов алып барды.
Приглашаем на День молодёжи и Студенческий сабантуй
№ 66 (11148) | 16-06-2016, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 371 | Комм.: 0
25 июня 2016 года на территории ФОК «Олимпиец» с. Чекмагуш состоится «День молодёжи и Студенческий сабантуй». Начало в 19.00 часов. Программа «Дня молодежи и Студенческого сабантуя».
Бу тормышның бөтен матурлыгын, Хозурлыгын данлый бу мәйдан!
№ 63-64 (11145-11146) | 9-06-2016, 09:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 284 | Комм.: 0
Халкыбызның иң яраткан, ел дәвамында көтеп алган бәйрәме – сабантуйлар гөрләгән иң ямьле чор – июнь башы үз хокукына керде. Район басу-кырларының бәрәкәтле туфрагында тигез рәтләр булып офыккача сузылган, дәррәү шытып чыгып күзне иркәләгән әлегә кечкенә яшел үсентеләр басу эшчәннәренең тырыш хезмәтенә дан җырлаган ямьле көндә – 4 июньдә райондашларыбыз, төрле төбәкләрдә гомер кичергән якташларыбыз Кәшәк авылы янындагы мәйданга җыелды.