» » Бу тормышның бөтен матурлыгын, Хозурлыгын данлый бу мәйдан!

Бу тормышның бөтен матурлыгын, Хозурлыгын данлый бу мәйдан!

9-06-2016, 09:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Бу тормышның бөтен матурлыгын, Хозурлыгын данлый бу мәйдан!
Халкыбызның иң яраткан, ел дәвамында көтеп алган бәйрәме – сабантуйлар гөрләгән иң ямьле чор – июнь башы үз хокукына керде. Район басу-кырларының бәрәкәтле туфрагында тигез рәтләр булып офыккача сузылган, дәррәү шытып чыгып күзне иркәләгән әлегә кечкенә яшел үсентеләр басу эшчәннәренең тырыш хезмәтенә дан җырлаган ямьле көндә – 4 июньдә райондашларыбыз, төрле төбәкләрдә гомер кичергән якташларыбыз Кәшәк авылы янындагы мәйданга җыелды.
“Бәйрәмнәрнең таҗы – сабантуйлар
Бүләк безгә бөек Ходайдан...

Сабантуй – ул хезмәт туе, дуслык бәйрәме. Бар кеше аны зарыгып көтеп алды. Данлы сабантуйларның хөрмәтле кунаклары, ерак араларны якын итеп кайткан якташ-кардәшләребез, районыбыз өлкәннәре, яшьләре, балачагалары, кунакларыбыз! Сезне олы бәйрәм белән ын күңелдән тәбрик итәбез!” – дип мәйданга җыелучыларны сәламләде бәйрәмне алып баручылар Луиза Ишморатова белән Радик Әмирханов. Район мәдәният хезмәткәрләре дәртле-җыр биюләре белән әлеге көтеп алынган мизгелләрне ямьләде, рухи күтәренкелек өстәде.
Сабан туе бәйрәменең тантаналы өлешен ачып җибәрү өчен мәйдан үзәгендәге сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм райондашыбыз Рамил Имамәгъзам улы Бигнов, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Ригат Нурый улы Хаҗиев һәм Геннадий Фотеевич Крюков, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин һәм бер төркем хезмәт алдын-гылары күтәрелде. Бәйрәм тантанасына җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Риф Сәгъдәтулла улы һәммәсен дә бәйрәм белән тәбрикләде. “Чакмагыш районы – Башкортстанның алдынгы төбәкләренең берсе. Район аграрийлары ел саен гомум республика караваена үз лаеклы өлешен кертә. 2015 елда безнең җирлектә 4 млрд. 290 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Үткән елда авыл эшчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бөртекле культураларның тулай җыемы 142 мең 600 тонна тәшкил итте. Бу – Башкортстан буенча икенче күрсәткеч. Һәр гектардан уртача 30,8 центнер уңыш җыеп алып, республика буенча беренче урынга чыктык. Бу җәһәттән иң югары күрсәткечләргә “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Алга”, “Победа” хуҗалыкларында ирешелде. Шикәр чөгендеренең уңышы 60 мең тоннага якын, көнбагышныкы 5 мең тоннага якын булды. Агымдагы ел уңышына яхшы нигез салынды: 62,6 мең гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчелде, 9,6 тонна минераль ашламалар кертелде. Бу үткән елдагы күләмнән артыграк. Чәчү кампаниясен “Базы”, “Герой”, “Октябрь”, “Победа”, “Заря” хуҗалыклары җитез темплар һәм яхшы сыйфат белән үткәрде.
Бездә терлекчелек тармагын үстерүгә зур игътибар ирелә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча безнең район сөт җитештерү буенча лидерлар сафында булуы сөендерә. Һәр сыердан 6 мең 245 килограмм сөт савып алынды, тулай күрсәткеч 46 мең 797 тонна тәшкил итте. Тереләй үлчәм белән исәпләгәндә 3 мең 640 тонна ит җитештерелде. Үстерүдәге сыер малларыннан көндәлек артым алу буенча да (677 грамм тәшкил итте) без республикада алдынгылар исәбендә.
Үткән елның иң истәлекле вакыйгаларының берсе булып июль аенда “Базы” хуҗалыгында оештырылган “Басу көне” республика семинар-киңәшмәсе тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен былтыр район Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде. Өч хуҗалык итүче субъект, Мәскәүдә үткән “Алтын көз-2015” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагындагы югары күрсәткечләр – район авыл хуҗалыгы җитештерү комплексының техник базасын ныгыту нәтиҗәсе. Былтыр хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан 247 млн. сумлык заманча техника сатып алынды. Агымдагы ел башыннан бу күрсәткеч 78 млн. сумнан артты.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: