Киңәшле эш таркалмас

100 (11182) | 3-09-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Киңәшле эш таркалмас
24-26 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Быел ул “Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дигән лозунг астында оештырылды. Беренче ике көндә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә укытучылар секцияләргә бүленеп эш алып барды. Анда белем бирү учреждениеләренең үткән уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, көнүзәк мәсьәләләр тикшерүгә чыгарылды һәм аларны хәл итү юллары ачыкланды. Район мәгариф системасының киләчәген тагын да яхшырту максатында мөһим карарлар кабул ителде.



Җәйләүләрдән кайтыр чакта…

99 (11181) | 1-09-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Җәйләүләрдән  кайтыр  чакта…
Җәйнең эссе килүе, көтүлекләрдәге үләннәрнең июль башларында ук корып-саргаеп бетүе уңайсызлыклар тудырса да, районыбыз терлекчеләре сөт җитештерүне киметүгә юл куймады. Кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләр хәтта былтыргыдан югарырак та. “Заря” авыл хуҗалыгы малчыларының эшчәнлеге данлауга лаек.



Кыска хәбәрләр

30-08-2016, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 316 | Комм.: 0
Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Татарстанда күчмә семинар оештырды. Милли мәдәниятнең көнүзәк темалары буенча фикер алышулар өч көн дәвам итте. Башкортстан вәкилләре күрше төбәктә “Авыл клубы” программасы чикләрендә төзелгән объектларга барып, күп функцияле үзәкләрнең эше белән танышты. Алабугада кунакларга авыл туризмы үсеше турында сөйләделәр. Дүшәмбе көнне “Казан Кремле” музеена экскурсия оештырылды. Шул ук көнне кич Татарстан Мәдәният министрлыгында күчмә семинар нәтиҗәләре барланды, ике республика арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.



Хезмәт җиңүләренә рухландырсын

90 (11172) | 11-08-2016, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 245 | Комм.: 0
Хезмәт җиңүләренә рухландырсын
Алга, агитбригада,
көрәш барган яланга!
Без телибез көйрәп түгел,
Чаткы чәчеп янарга —

дип “Чаткылар” агиткультбригада әгъзалары басуга “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Рапат бригадасына юл тотты. Әйткәндәй,бу агиткультбригада район мәдәният йорты каршында күптәннән эшләп килә.



Матур да, уңайлы да булсын дип

90 (11172) | 11-08-2016, 10:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 274 | Комм.: 0
Матур да, уңайлы да булсын дип
Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалык идарәлеге эшчеләре өчен җәен дә, кышын да мәшәкатьләр кимеп тормый.Коллектив эшчәннәрен күп яклы һөнәр ияләре дисәк урынлы булыр.



Исәп алу төгәлләнә

89 (11171) | 9-08-2016, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 260 | Комм.: 0
Исәп алу төгәлләнә
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе оешканлык белән дәвам итә. Исәп алу буенча уполномоченный Рима Альберт кызы Шәрипованың әйтүенә караганда, 8 августка инде эшләренең 97 проценты башкарылган.



Матур яшәү үзебездән тора

89 (11171) | 9-08-2016, 11:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 342 | Комм.: 0
Матур яшәү үзебездән тора
Авыл Советы авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә. Имәнлекул якларында үткәнендә дә авыл йөзен күркәмләндерү, халыкның көнкүрешен уңайлаштыру максатында башкарылганнар һәм, әлбәттә, бу җәһәттән хәл ителергә тиешле проблемалар ачыкланды.