Хезмәт җиңүләренә рухландырсын
11-08-2016, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 244 | Комм.: 0
Алга, агитбригада,
көрәш барган яланга!
Без телибез көйрәп түгел,
Чаткы чәчеп янарга —
дип “Чаткылар” агиткультбригада әгъзалары басуга “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Рапат бригадасына юл тотты. Әйткәндәй,бу агиткультбригада район мәдәният йорты каршында күптәннән эшләп килә. Аның белән Гөлфирә Зәйнет-динова, Хәтиф Хәбибрахманов озак еллар җитәкчелек итте. Хәзер менә бишенче ел Гөлназ Сәлимова мәдәниятле хезмәтләндерүне оештыра. Ә катнашып йөрүенә 15 ел булды. Заманында кызу эш вакытларында аппаратура төяп күмәкләп чыгалар, зур концертлар куялар иде. Хәзер инде хезмәт кешесенең вакытын ал-маска омтылалар һәм чыгышларны басудагыларның төшке аш вакытына туры китереп ясыйлар.
Агитбригада составы тамашачы сөюен яулаган талантлардан тора. Быел алар Казан, Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй шәһәрләрендә чыгыш ясады. Рәсим Батыргәрәев белән Эдуард Якупов хәтта Мәскәү сабантуенда бию сәнгатенең матур үрнәкләрен күрсәтте.
Басудагылар төшке ашка тукталды. Гүзәл Нуриева аш тараткан вакытта агиткультбригада әгъзалары:
“Бүген зур рухлану белән
Чыгабыз алдыгызга!
Зур сәлам алдынгыларга —
Эшлекле халкыбызга!
Мактанмый безнең Чакмагыш
Урманнар, күлләр белән.
Балкый ул кайнар йөрәкләр,
Якты күңелләр белән”, — дип чыгышларын башлап җибәрде.
Тәүге сүзне Гөлназ Сәлимова алды: “Хезмәт кешесенең ялы күңелле үтәргә тиеш. Безнең “Чаткылар” агитбригадасы яз дими, көз дими авыл уңганларына рухи азык чәчә. Бу орлыклар, шытып, хезмәттә яңа уңышларга әйдәсен. Без бүген дулкынланып тибрәлгән иген диңгезе алдында сөенеп басып торабыз, тук башаклар сөйләшүен тыңлыйбыз. Аларны үстерү өчен күпме кайнар тир түгелгәнен, күпме йөрәк җылысы салынганын сөйли төсле ул башаклар.
Игенче дус! Беркем җиңел димәс синең хезмәтеңне, ә һәркем мактаулы дияр, алдыңда баш ияр. Безнең җыр-моңнарыбызны фидакарь хезмәтегезгә карата олы хөрмәтебез итеп кабул итегез”,— диде.
Урак батырлары Фидан Бикмурзин, Гөлнара Шәймиеваның җырларын, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солистлары Резеда Әхмәтова, Рәсим Батыргәрәев, Эдуард Якуповның бию-ләрен, Рудин Бәдретдиновның баян моңнарын яратып кабул итте.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
04.06.2016: Район яңалыклары
Бәхетле балачак илендә
-
09.02.2016: Район яңалыклары
Шушы җирдә булмышыбыз, монда безнең тамырлар
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
06.10.2015: Район яңалыклары
Сездәдер ул яшәү яме...
-
11.08.2015: Район яңалыклары
Йөрәкләрдә дәрт кабынды, Күңелләргә моң ягылды