» » Исәп алу төгәлләнә

Исәп алу төгәлләнә

9-08-2016, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 260 | Комм.: 0
Исәп алу төгәлләнә
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе оешканлык белән дәвам итә. Исәп алу буенча уполномоченный Рима Альберт кызы Шәрипованың әйтүенә караганда, 8 августка инде эшләренең 97 проценты башкарылган. Исәп алучылар бердәй әйбәт эшләгән, аларга җирле хакимият башлыкларының контроле көчле, ярдәме зур булган. Аеруча Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатовка рәхмәтлеләр. Ул исәп алучыларны авылларга илтеп кую, алып кайтуны оештырган. Исәп алучы өчен көннәрнең эссе торуы уңайсызлык тудырса да, зарланып бармыйлар.
Әлеге рәсемдә сез дүртенче участокны хезмәтләндерүче Гөлнара Ахунованы күрәсез. Ул Үрнәк, Көсәкәй, Аблай, Бәрдәсле, Кызыл Йолдыз авылларындагы шәхси хуҗалыкларда булды. Хәзер инде соңгы исәп эшләрен төгәлләп килә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: