Җәйләүләрдән кайтыр чакта…
1-09-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Җәйнең эссе килүе, көтүлекләрдәге үләннәрнең июль башларында ук корып-саргаеп бетүе уңайсызлыклар тудырса да, районыбыз терлекчеләре сөт җитештерүне киметүгә юл куймады. Кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләр хәтта былтыргыдан югарырак та. “Заря” авыл хуҗалыгы малчыларының эшчәнлеге данлауга лаек.
Узган ел алар бу чорда һәр сыердан тәүлегенә 19,3 килограмм сөт савып алалар иде, әле һәр көнне 22,7шәрне савалар. Былтыр көненә 70 центнер җитештереп, шуның 62 центнерын сатсалар, быел 83 центнер җитештерәләр, көн саен 73 центнер яхшы сыйфатлы сөт озаталар.
Ел башыннан ферма буенча һәр сыердан 5458 килограмм сөт савылган. Аерым савучыларның күрсәткечләре тагын да югарырак. Гөлшат Сухова, мәсәлән, 5859 килограммга җиткергән. Тәслимә Гарифуллина, Зөлфирә Гайси-на, Фәнилә Булатова, Люция Хәйруллина, Нурзилә Гатауллина шулай ук фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшлиләр. Роза Адеева турында аерып әйтәсе килә. Ул яшь кеше, бирегә килеп тиз арада матур гына эшләп киткән. Таналар төркемен тәрбияләп төп көтүгә кушу җиңел түгел, тәҗрибәсезләргә тагын да читенрәктер. Ә менә Розага 55 баш терлекне ышанып тапшырганнар, ул тәүге чорда ук әйбәт кенә эшләп киткән.
Савучының хезмәте беренче чиратта савым сыерларын тәрбияләүче терлекчеләргә бәйле. Фәһим Гыйлемҗанов, Радик Әрдәширов, Айнур Гарифуллин, Айдар Садыйков, Айрат Зарипов, Ранис Ихсанов, Радим Гарифуллин, Вадим Камаев терлекләрдән мул продукция җитештерүне тәэмин итү өчен тырышып эшли. Слесарь Олег Гарәфетдинов саву аппаратларының һәрвакытта да көйле эшләве өчен хәстәрлек күрә. Зарялылар бүгенге уңышлары белән генә чикләнмичә, терлекчелек тармагының киләчәге өчен дә хәстәрлек күрә. Әле биредә 1600 баштан артык сыер малы асрала, шуларның 365е — савым сыерлары. Мал санын ишәйтүгә юнәлеш алынган. Төп көтүгә токым сыйфаты яхшы булган, сөтне күп бирүче сәламәт таналар кертүгә игътибар арта гына бара. Аларны үзләрендә үстерәләр. Монда, әлбәттә, күпләрнең көче салына. Тудыру бүлегендә эшләүче терлекчедән аеруча күп сорала. Биредә бу җаваплы эшне Флорида Якупова озак еллар башкара, бозауларны чирләтмәскә, үлеменә юл куймаска, фәкать сәламәт үсүенә ирешергә тырыша ул. 60шар башны яшь баланы баккан кебек карый. Аның бай хезмәт тәҗрибәсе, уңганлыгы күпләргә үрнәк булырлык.
Үрчемне 4 айга кадәр үстерү Зилина Гыйлемҗанова һәм Лиана Әһәлетдинова җаваплыгында. Әниле-кызлы бергәләп тәрбиялиләр. Зилина 10 ел хезмәт стажына ия, ә Лиана беренче ел гына эшли әле.
– Бозаулар каравы кыен түгел, өйрәнеп беттем инде, – ди ул. Алардан соң төркемне Айнур Зарипов ала. Ул да яшь кеше, фермада дүртенче ел эшли. Әлеге чорда төркемендә 110 баш бозау исәпләнә. Терлек үстерүдә Бәхтияр Якупов, Марат Нәбиуллин, Хәмит Әкрамов, Радил Сәяхов уңышлы эшли. Таналар әзерләүдә Илфир Әрдисламов белән Вадим Ихсановның тырышлыгы зур. Каплатыласы таналарны Ринат Ситдыйков, Илгиз Мостафин, Ирек Сәлигаскаров тәрбияли. Елдан-ел терлекчелектә хезмәт шартлары җиңеләя бара. Терлек алдына азык “Хозяин” агрегаты белән таратыла. Бу техника белән Зинфир Шәфыйков идарә итә. Ул 29 ел маханизатор булып эшләп зур тәҗрибә туплаган кеше. Фермага килүенә җиденче ел, районның кукуруз чәчү-үстерү алдынгысы да ул.
Җәйләүдә тагын бер хезмәт кешесен — Илфир Хәмидуллинны да очраттык без. Ул РайПО да механизатор булып 22 ел эшләгән. Быел җәй лагерьны хезмәтләндергән, туплаудагы терлекләрне су белән өзлексез тәэмин иткән, шуның белән сөт җитештерүгә үзенең лаеклы өлешен керткән. Әмма продукцияне мул җитештерү генә җитми, сыйфатлы булуы мөһим. Бу җәһәттән хисапчы-лаборант Гөлсинә Мамедованы ихтирам белән телгә алабыз, ул биредә дистә елдан артык хезмәт сала.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
09.04.2016: Район яңалыклары
Геройлылар өчен чик түгел
-
21.01.2016: Район яңалыклары
Былтыргыдан күбрәк
-
29.12.2015: Район яңалыклары
Яхшылар үрнәге маяк булсын!
-
03.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Җәйләүләрдән кайтыр чак җитә
-
20.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Киңәшле эш таркалмый