» » Киңәшле эш таркалмас

Киңәшле эш таркалмас

3-09-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Киңәшле эш таркалмас
24-26 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Быел ул “Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дигән лозунг астында оештырылды. Беренче ике көндә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә укытучылар секцияләргә бүленеп эш алып барды. Анда белем бирү учреждениеләренең үткән уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, көнүзәк мәсьәләләр тикшерүгә чыгарылды һәм аларны хәл итү юллары ачыкланды. Район мәгариф системасының киләчәген тагын да яхшырту максатында мөһим карарлар кабул ителде.
26 августта мәдәният йортында киңәшмәнең пленар утырышы узды. Конференциядә муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты П.Р. Качкаев, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы– Корылтай депутаты, “Базы” кооперативы рәисе В.В.Соколов, БР Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә тәрбия һәм өстәмә белем бирү секторы начальнигы Ю.Р. Әбдрәхимова,муниципаль район Советы рәисе С.З. Гыйззәтуллин, муници-паль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы М.Җ. Нәбиева, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Пленар утырышка килүчеләр тәүдә “Чәчәкләрдә милләтем горурлыгы” дип исемләнгән чәчәкләр фестивале экспозициясен карап үтте. Бу җәй, кояш һәм шатлык бәйрәме быел аеруча җанлы, матур үтте һәм бөек шагыйрьләр Г.Тукай белән М.Җәлилнең иҗатына багышланды. Фестивальне район хатын-кызлар советы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, авыл биләмәләре авыл Советлары хакимиятләре оештырды. Бу көнне 15 төрле вернисаж-күргәзмә һәм чәчкәле тематик композицияләре һәм экспонатлары әзерләнде. Һәр күргәзмә милли киемдәге катнашучылар әзерләгән театрлаштырылган тамашалар белән тәкъдим ителде, әдәби әсәрләрдән өзекләр куелды, җыр-моң тынып тормады. Район мәдәният хезмәткәрләре зур чараны концерт номерлары белән ямьләде. Иң яхшы дип табылганнарына Мактау грамоталары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук килүчеләрнең игътибарын “Чәчәкләр – туган җирнең яме” дип исемләнгән китап күрәзмәсе дә җәлеп итте. Аны үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре әзерләп алып килде.
Конференциядә катнашучыларны гимназия укучылары җыр-моң, нәфис сүз белән сәламләде. Традицион ав-густ киңәшмәсен хакимият башлыгы урынбасары Г.Ф.Крюков ачып җибәрде. Сүз алып, муниципаль район ха-кимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов залда утыручыларның игътибарын райондагы демографик хәлгә юнәлтте. Соңгы елда илебездә һәм республикабызда балалар санының артуы мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә урыннарга кытлык тудыруга китерүе хакында әйтелде. Әмма район үзәгендә заман таләпләренә җавап биргән 4 санлы балалар бакчасы төзелеп, сафка кергәч, бездә бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Укучыларның белем сыйфатына кагылышлы мәсьәлә һәрчак актуаль булып кала. Шулай ук һөнәри белем бирү ягыннан да уңышларны зур дип булмый. Югары уку йортларында укып кулына диплом алган белгечләр белән хезмәт базары тулы, әмма әле бүгеннән үк хуҗалыкларда хезмәт салучы белгечләргә кытлык кичерәбез. Бүген районның үсеше өчен югары квалификацияле белгеч-ләр җитешми. Киләчәк буынның һәм җәм-гыятебезнең сәламәтлеге торышына да тукталып узды. Элеккечә ГТО нормала-рын тапшыруның кире кайтарылуы бу җәһәттән эшләрне күпкә үзгәртеренә өметләнәбез. Балигь булмаган балалар арасында кылынган җинаятьләрнең артуы борчуга салуы турында да сүз барды.
Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Павел Рюрикович Качкаев чыгышында да мөһим мәсьәләләр күтә-релде. Тиз үзгәрүчән дөньяда белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген һәрчак камилләштереп тору кирәклегенә тукталды, соңгы ике елда дәүләт бюджетын сакчыл тотыну өчен мәктәпләрдә бер генә сменада укыту калдырылуы мөһимлелеге ачыкланды. Әле моны хәл итү өстендә эшлибез, 2020 елга кадәр программа кабул ителде, диде ул.
(Дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)

Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: