Шәхесне социальләштерү максатын куеп
25-08-2016, 09:59 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Башкортстан республикасының Конгресс-Холл бинасында 8 августтан12 августка кадәр мәгариф хезмәткәрләренең ел саен уза торган август киңәшмәсе үтте. Ул быел “ Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дип исемләнде.
Районда укытучыларның август киңәшмәсе 24 августтан 26 августкача дәвам итәчәк. Бу өч көндә мәгариф хезмәткәрләре фикер алыша, педагоглар секцияләргә бүленеп, узган уку елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясый, яңа уку елына бурычлар билгели. Киңәшмәнең өченче көнендә – пленар утырышта нәтиҗәләр ясалып, бурычлар куелачак, белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында комиссия карары игълан ителәчәк. Район киңәшмәсе алдыннан “Игенче” гәзите хәбәрчесе мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева белән очрашып, әңгәмә корды.
–Мәнзүрә Җәүдәт кызы, яңа уку елына санаулы гына көннәр калды. Бу вакытта педагоглар коллективы, һәр укытучы үз эшчәнлекләрен дәвам итү өчен билгеле бер юнәлеш сайлый. Узган уку елы белем сыйфатын арттыру, имтиханнар тапшырганда яхшы нәтиҗәләргә ирешү максаты белән хәтердә калды. Бу җәһәттән нинди нәтиҗәләргә ирешелде?
–Белем сыйфатын арттыру, имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ирешү – елның-елында безнең иң мөһим бурычыбыз булып кала. 2015-2016 уку елында да куанырлык нәтиҗәләребез дә, ирешелми калган биеклекләребез дә булды. Дәүләт имтиханнарын 9 һәм 11 класс укучылары уңышлы, иң мөһиме, чиста, гадел тапшырдылар. 2014-2015 ел белән чагыштырганда математиканың база һәм профиль өлешләрендә баллар аерым күрсәтелде. Бу, әлбәттә, математика укытучыларының әлеге фәннән белем бирү концепциясе нигезендә ныклап эшләү нәтиҗәсе, дияр идем. Шулай ук биологиядән, информатикадан, тарих һәм җәмгыять белеме предметларыннан баллар былтыргыдан югары.
Электрон белем бирүдә эш нәтиҗәләребез бар. Чакмагыш гимназиясе һәм беренче санлы урта мәктәп коллективлары республика конкурсында җиңүче егерме мәктәп исемлегендә булуларына куандык. Ләкин елның-елында олимпиадалардагы уңышларыбыз безне куандырмый әле. Бу юнәлештә эшләү түбән дәрәҗәдә кала килә.
–Башкалада үткән республика август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре алдына нинди йөкләмәләр куелды?
– Белүегезчә, республика август киңәшмәсе яңа форматта үтте, ул белем бирү атнасына әверелде. Түгәрәк өстәлләр, дискуссион мәйданчыкларда 2 меңнән артык педагог катнашты. Безнең районнан да һәр өлкәдә педагоглар катнашып, үзләренә файдалы ориентир алгандыр, дип ышанасы килә. Киңәшмәдә куелган мөһим йөкләмәләрнең берсе – ике сменада укытуны бетереп, бер сменада гына укытуга күчү. Ил Президенты В.В. Путин куйган бурыч — алдагы 10 еллыкта ил мәктәпләрен дөньядагы иң яхшы уку йортларына әверелдерү.
–Район мәгариф учреждение-ләрен укытучы, тәрбия бирүче кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләсе ничек хәл ителә?
–Районда укытучы, тәрбиячеләр җитәрлек, оптимизацияләштерү дә булышлык итә инде, алар үз белемнәрен камилләштерә, берничә предмет укыту да кадрларга кытлыкны бетерә, әлбәттә. Әмма күңелне кырганы шул бер инде: кадрларның картаюы, яшьләр әз кайта.
–Республика киңәшмәсендә 2025 елга кадәр мәктәпләрдә бер генә сменада укытуга калдыру турында сүз кузгатылды. Районда моны гамәлгә ашыру өчен нинди әзерлек алып барыла?
–Әйе, бер генә сменада укыту буенча без дә эш башладык, булган кабинетларга ревизия ясап чыктык, класс-комплектларны тулыландырдык һәм шуның нәтиҗәсендә, 2014-2015 елда безнең 14,4 % (468 укучы) икенче сменада укыса, 2015-2016 елда 12,2 % (401) иде, ә 2016-2017 елда инде 10% (310 укучы) икенче сменада укыячак. 2020 елга икенче сменаны бетерергә дигән уй-теләкләребезне тормышка ашырырбыз диясе килә.
–Балаларның җәйге ялы турында ниләр әйтә алырсыз?
–Балаларның җәйге ялы, елдагыча, бай эчтәлекле, нәтиҗәле үтте. “Чайка” лагерында өч сменада 357 бала сәламәтлеген ныгытты, мәктәп яны лагерьларында 1130 бала ял итте. Барлык мәктәпләрнең ял һәм хезмәт лагерьлары да уңышлы эшләде. Укучыларыбыз җәй көннәрендә көч җыеп мәктәпләрен сагынып килер, дип ышанабыз.
–2016-2017 уку елына районның мәгариф учреждениеләре тулысынча әзерме?
–Елдагыча, яңа уку елына әзерлек мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яздан ук башланды. Һәр коллектив иң мөһим проблемаларны билгеләп, үзләренә план алды һәм шуның буенча эш башлады. Барлык белем бирү учакларында да косметик ремонт июль азагында ук үтеп бетте. Мәктәп яны участокларында үзләренә җитәрлек яшелчә үстерделәр. Ягулык казаннарын да яздан ук ремонтлау башланды, операторлар, җаваплы хезмәткәрләр укытылды. Район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов карарына ярашлы, әзерлекне тикшерү комиссияләре төзелде һәм 16 августтан 19 августка кадәр барлык мәгариф учреждениеләре дә тикшерелде. Шуны әйтәсе килә, бездә авария хәлендәге учреждениеләр юк. Вакытында район җитәкчеләренең алдан күрә белеп күп мәктәпләрдә, балалар бакчаларында үткәрелгән капиталь ремонтны коллективлар саклый белү нәтиҗәсе дә бу.
Шулай да, быел планга ярашлы Югары Аташ мәктәп-балалар бакчасының түбәсе алыштырып бетү стадиясендә, Имәнлекул балалар бакчасында тәрәзәләр яңарталар, 5нче Чакмагыш балалар бакчасында канализация системасы капиталь ремонтланды. Моннан тыш, 5 учреждениедә видеокамералар куелды, 1 сентябрьгә барлык мәктәпләрдә бердәм кнопкага тоташтырылу тәмамланачак. 14 учреждениедә 655 мең сумлык пожар автоматикасына капиталь ремонт үткәрелде. Болар барысы да балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен башкарылган эшләр.
Район август киңәшмәсе “Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” девизы белән бара. Пленар утырышта кайсы учреждениеләр бик яхшы әзерләнгән, кемнәргә әле тырышырга кирәк – нәтиҗәләр педагогларга, җитәкчеләргә җиткереләчәк. Менә шунда инде киләсе елга планнар билгеләп, шуларны тормышка ашыру өчен системалы эшләгән коллективлар яңа уку елларында әзерлектә җиңеп чыга.
–Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
–Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру бездә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрлеләр өчен 2015 елда ук хәл ителде. Әле без 2014 елгы балаларны, яки ике яшьлекләрне, тулысынча урын белән тәэмин итү өстендә эшлибез. Бездә элеккечә чират юк. Ләкин шуны да әйтеп китәсем килә, күп ата-ана элеккечә урынсыз калудан куркыпмы, балалр бакчасына урын (путевка) алып куя да, баласын йөртми. Электрон системага күчкән балалар бакчасында «посещаемость» дигән төшенчә бар, һәр урын алган бала бакчага йөрсен иде.
Яңа уку елында барыбызга да уңышлар телим.
Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина.
Похожие новости:
-
04.08.2016: Район яңалыклары
Мәктәпләр укучыларны каршы алырга әзерләнә
-
05.03.2016: Район яңалыклары
Мода түгел, заман таләбе
-
01.09.2015: Төрлесеннән
Белем учаклары янә ишекләрен ача
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп
-
25.06.2015: Район яңалыклары
Белем дәрәҗәсе былтыргыдан югарырак