Мәктәпләр укучыларны каршы алырга әзерләнә
4-08-2016, 15:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 305 | Комм.: 0
Җәй – елның иң матур мизгеле, барлык эшләр дә шушы чорга туры килә. Кырларда эш кайный, кышкылыкка җылыту системалары ремонтлап сафка кертелә һәм башка төзекләндерү эшләре шушы вакытта башкарыла.
Балалар җәйге каникулга туктаган арада мәгариф учреждениеләре биналарын төзекләндерү кызу бара. Аларның кайберләре балаларны бүгеннән кабул итәргә әзер, кайсыларында ремонт тәмамлануга якынлашкан. Ничек кенә булмасын, укучыларны яңа уку елы башланганда матур итеп төзекләндерелгән, җиһазландырылган, заман таләпләренә җавап биргән биналар каршы алырга тиеш.
Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында гимназиядә янгыннарны кисәтү сигнализациясе төзекләндерелгән. Шулай ук районның барлык мәк-тәпләрен дә мондый кисәтү чаралары белән җиһазландыру тәмамланды. Рәҗәп урта мәктәбенең спорт залы идәне тулысынча алыштырылды. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә янгын сүндерүгә су алу гидранты куелды. Аблай балалар бак-часында су үткәрү системасы төзекләндерелеп сафка кертелде. Балалар иҗат үзәгенең тамаша залы һәм сәхнәсе капиталь төзекләндерелде. Һәр елдагыча, мәктәпләрдә үткәрелә торган агымдагы ремонт-төзекләндерү эшләре тәмамлануга якынлаша: ни әйтсәң дә, уку елы башланырга бер ай вакыт кына калып бара. 5 санлы “Шатлык” балалар бакчасында зур эшләр башкарылды: анда канализация системасы тулысынча яңартылып бетеп килә, куллануга яраксыз дип табылган җиһазлар заман таләпләренә җавап биргәннәренә алыштырылды. Кәшәк авылы янындагы велоспорт базасында төзекләндерү эшләре узган елда башланган иде, ул күзгә күренеп матурланган, яңарган. Аның түбәсен, фасадын һәм эчке ягын заманча төзекләндергәннәр, спортчыларга барлык уңайлыклар да булдырылган. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе карамагындагы базада быел ремонт эшләре тулысынча тәмамланыр, дип планлаштырыла.
Киләчәккә дә планнар зурдан билгеләнә. Беренче урта мәктәптә спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак. Бу эшне аукционда өстенлек алган торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы башкарачак. Быел бу мәктәпнең спорт залы һәм Югары Аташ башлангыч мәктәбенең түбәләре, Имәнлекул балалар бакчасы тәрәзәләре алыштырылачак. Аблай һәм Сыйрышбаш мәктәпләренә яңа казаннар алынып, казанлыкларда төзекләндерү эшләрен башлау өчен һәм Чакмагыш беренче санлы мәктәбендә укучыларны ГТО нормативларын тапшыруга әзерләү җиһазлары алуга акча бүленү планлаштырыла. Яңа Балтач балалар бакчасының тышкы җылылык трассасын төзекләндерү дә күз уңында тотыла. Бу эшләрнең барысын да башкару өчен подрядчылар аукцион нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина.
Похожие новости:
-
28.07.2016: Район яңалыклары
Торак йортлар төзекләндерелә
-
31.03.2016: Спорт
Чаңгы сезоны ябылды
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
03.10.2015: Район яңалыклары
Тиздән фатирлар җылыныр
-
26.03.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!