» » Торак йортлар төзекләндерелә

Торак йортлар төзекләндерелә

28-07-2016, 10:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Торак  йортлар  төзекләндерелә
Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлегендә фатирларга җылы бирү туктатылу белән үк киләсе ягулык сезонына әзерләнә башлыйлар.
Ни өчен дигәндә, эксплуатация кагыйдәләре буенча торбаларның ныклыгына гидравлик тикшерү үткәрергә кирәк. Аннан соң инде искереп, таушалган җылылык үткәргеч торбаларын алыштыру, ремонтлау эшләре башлана. Бүгенге көндә Гагарин урамында 71 метр озынлыкта җылылык үткәргеч торбалар яңага алыштырыла. Мөһим эшкә 10 кеше җәлеп ителгән. Тиешле техника бар. Соңгы вакытта җылыту челтәрләрендәге тимер торбаларны пенополиуретан (ППУ) материал белән изоляциялиләр. Бу алым җылылык үткәргечләрен күпкә озаграк, 40 елга кадәр файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә. Идарәнең произ-водство-техник бүлеге инженеры Рәвидә Гыйлемханова билгеләвенчә, графикка ярашлы, үзәк казанлык корылмаларына ремонт һәм җылылык трассасын техник хезмәтләндерү эшләре башкарылган, ягъни төзек торбалар җылыткыч материал белән уратып алынган. Оешма-учреждениеләр һәм торак хуҗалары гаризалары буенча биналарның җылыту батареялары юдырылган. Торак-коммуналь хуҗалыгы карамагында 62 күпфатирлы йорт исәпләнә. Республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча төбәкара программа тормыш-ка ашырыла. Аның чикләрендә безнең районда да һәр ел саен берничә күп-катлы йортка капиталь ремонт эшләре башкарыла.
Агымдагы елда ике йортка – Чакмагыш авылындагы Октябрьнең 70 еллыгы урамы 2б һәм Иске Калмаш авылында Нефтьчеләр урамының 10нчы йортларында күләмле эшләр башкарылды. Торак-коммуналь хуҗа-лыгы үзе үк идарәче компания, тендерны отып, подрядчы да булып исәпләнә. Төзекләндерү эшләре торак хуҗаларыннан җыелган акчалар исәбенә башкарыла. Идарәче компания исә “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” белән хезмәттәшлек итә. Капиталь ремонт вакытында йортларның тышкы фасады, түбәсе, подвал бүлмәләре, электр, җылылык һәм су тәэминаты төзекләндерелә. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау оешкан төстә, мөмкин кадәр тизрәк башкарылсын өчен берничә шартның үтәлүе мөһим. Ремонт эшләренең сыйфатлы башкарылуы, халыктан җыйган акчаның максатка ярашлы тотылуы зарур. Чакмагыш авылының Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2б санлы йортында ремонт эшләре төгәлләнеп, 2 млн сумлык, ягъни 100 процент эш башкарылган. Иске Калмаш авылында 2 млн 400 мең сум күләмендә эш башкару күз уңында тотыла. Бүгенге көндә бирегә подрядчылар өчен төзелеш материаллары кайтарыла. Ремонт эшләре август ае азагына тәмамланачак, дип ышандыра идарәче кампания эшчеләре. Агымдагы ремонт эшләренә килгәндә, Тынычлык урамындагы йортларның тышкы ягы төзекләндерелә. «Соңгы 7 елда Чакмагыш авылында 25 йорт түбәсе яңартылды, хәзер биредә шифер түбәле йорт калмады да инде», – ди Рәвидә Фәрит кызы. Әйе, бернәрсә дә гомерлек түгел, торак фонды да елдан-ел искерә тора. Шуңа да аларга агымдагы, капиталь ремонтларны вакытында үткәреп тору кирәк шул. Шулай ук инженерлык челтәрләренә агымдагы ремонт үткәрүгә 200 мең сум акча тотылды. Бу эшләрнең барысы да яңа төр материаллар, технологияләр кулланып башкарыла. Ишек алларындагы ба-лалар мәйданчыкларын ремонтлау, яңарту да — игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Быел Тынычлык һәм Төзелеш урамнарының йорт алдында балалар уен мәйданчыгына яңа җиһазлар сатып алыначак. Менә шулай, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен дә җәй — туктаусыз мәшәкатьләр чоры: җыештыру, төзекләндерү, ремонтлау эшләре дәвам итә. “Чанаңны җәйдән, арбаны кышын әзерлә” дигән әйтем бүген дә көнүзәк булып кала. Биналар, корылмалар, җиһазлар, җылыту, суүткәргеч-канализация системаларын ремонтлау, электр белән тәэмин итүнең төп һәм резерв чыганакларын тикшерү-ремонтлау, шулай ук автотранспорт әзерлеге һәм кирәкле ягулык запасы булдыру мәсьәләсе торак-коммуналь хуҗалыгы”ның аерым игътибар үзәгендә. Җылыту сезонын вакытында башлап җибәрергә берни дә комачауламаячак, дип вәгъдә итә торак-коммуналь ху-җалыгы хезмәткәрләре.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: