Кыска хәбәрләр
30-08-2016, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Татарстанда күчмә семинар оештырды. Милли мәдәниятнең көнүзәк темалары буенча фикер алышулар өч көн дәвам итте. Башкортстан вәкилләре күрше төбәктә “Авыл клубы” программасы чикләрендә төзелгән объектларга барып, күп функцияле үзәкләрнең эше белән танышты. Алабугада кунакларга авыл туризмы үсеше турында сөйләделәр. Дүшәмбе көнне “Казан Кремле” музеена экскурсия оештырылды. Шул ук көнне кич Татарстан Мәдәният министрлыгында күчмә семинар нәтиҗәләре барланды, ике республика арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.
Башкортстанда гомумрусия башкортлар корылтае башкорт яшьләренең I съезды үтте. Сибай шәһәрендә оештырылган бу зур чара 500 кешене берләштерде. Ул “Башкорт халкы Русия иминлеге һәм чәчкә атуы хакына” төбәкара форумы чикләрендә үтте.
Уфадагы художество галереясындә “Без – яшәү өчен” дигән мәрхәмәтлелек күргәзмәсе ачылды. Монда меңгә якын үзенчәлекле эшне күрергә мөмкин. Аларның авторлары – республиканың район-шәһәрләрендә яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән иҗатчылар. Әлеге проектның төп максаты – авыр диагнозлы кешеләрдә үз көчләренә ышаныч тудыру һәм булган сәләтләрен иҗат аша кешеләргә җиткерергә мөмкинлек бирү.
* * *

Похожие новости:
-
05.09.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
-
16.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?