Яңа җиңүләргә рухландырып

117 (11199) | 15-10-2016, 09:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
А Ч Ы К Д И А Л О Г
Районыбызда мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге эшчәнлеге 2007 елдан формалаша башлаган иде, ә 2008 елның 21 ноябрендә муниципаль район хакимияте башлыгының 956 санлы карары белән “Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе төзелде.



Заманнан калышмыйбыз

117 (11199) | 15-10-2016, 09:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 296 | Комм.: 0
“Росгосстрах”ка – 95 ел!
Заманнан  калышмыйбыз
Дәүләт страхованиесенең бай тарихы бар, 1921нче елга барып тоташа. 95 ел эчендә ул гаять дәрәҗәдә олы эшләр башкара һәм зур үзгәрешләр кичерә. Мәгълүм булуынча, дистәләрчә еллар дәвамында “Госстрах” инспекциясе дип атап йөртелде һәм районыбыздагы эшчәнлек һәрвакыт республика күләмендә макталды да.



Көз – ярминкәләр ае

13-10-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Көз  – ярминкәләр ае
Октябрьдә алар атна саен оештырылды. Район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданы аны уңышлы оештыру өчен бик уңайлы. Республика көненә багышланган ярминкә аеруча җанлы үтте.



Бар гомерне җитәр балкытырга сез кабызган утның яктысы

114-115 (11196-11197) | 8-10-2016, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Бар гомерне җитәр балкытырга сез кабызган утның яктысы
Укытучылар көне – илебез киңлегендә яшәүче барлык буыннарның һәм барлык милләтләрнең уртак бәйрәме. Күңел түрендәге ихлас рәхмәт һәм хөрмәт-ихтирам хисләре, йөрәк җылысы белән өркелгән, бернинди сәяси кануннарга да буйсынмый торган һәркем өчен бик тә кадерле булган көн ул. Һәр көше өчен гомер юлдаш булган мәктәптә алынган белем һәм тәрбия өчен рәхмәт әйтү көне.



Көзге чакырылыш башланды

114-115 (11196-11197) | 8-10-2016, 09:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Көзге чакырылыш башланды
Русия Федерациясе Президенты фәрманы, Оборона министрлыгы боерыгы нигезендә 1октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылу башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште.



Республика көнен каршылап

113 (11195) | 6-10-2016, 09:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 283 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Башлыгының агымдагы елның 13 сентябрендәге УГ-197 санлы Указын үти барып, “Башкортстан Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында” Башкортстан Республикасы Законының 1 маддәсенә ярашлы муниципаль район хакимияте башлыгы районыбызда Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 26 ел тулу – Республика көненә багышланган тантаналарны оештырып үткәрү турындагы карарга кул куйды.



Ярминкәгә рәхим итегез!

113 (11195) | 6-10-2016, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 299 | Комм.: 0
Шимбә, 8 октябрьдә, сәгать 10нан район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында Республика көненә багышланган ярминкә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермер хуҗалыклары, шәхси йорт ихаталары, эшкәртү предприятиеләре, шәхси эшкуарлар анда киң ассортиментта үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.