Көз – ярминкәләр ае
13-10-2016, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Октябрьдә алар атна саен оештырылды. Район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданы аны уңышлы оештыру өчен бик уңайлы. Республика көненә багышланган ярминкә аеруча җанлы үтте.
Бу юлы да Тозлыкуш, Үрнәк, Юмаш авыл Советларыннан активрак катнаштылар. Сыер, дуңгыз, сарык итләре күп иде. Ә менә ат ите тәкъдим итүче булмады. Моңа кадәр тавык, үрдәк итләре алып килделәр, әлегесендә уңганнар казларын да чыгарды. Балны да төрлесеннән саттылар. Апа-әбиләр арзан гына хакка сөт, эремчек, май сатып күпләрне сөендерде.Район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре гадәттәгечә төрлесеннән азык-төлек, кондитер эшләнмәләре тәкъдим итте.
Кыскасы, бирегә килгән һәркем ярминкәдән канәгать калгандыр дияргә урын бар. Әмма нигәдер күмәк хуҗалыклардан катнашмадылар. Бары тик “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы гына фураж, бодай, арпа, карабодай тәкъдим итте. Крәстиән-фермер хуҗалыклары да сүлпәнлек күрсәтте.
Ярминкәләр халык өчен оештырыла. Анда катнашып, товар тәкъдим итүчеләр дә, сатып алучылар да ота. Фәкать активлыкны күтәрергә,булдыклылыгыбызны күрсәтергә генә кирәк. Әлеге ярминкәгә Илеш районыннан пималар, Шараннан яшелчә -җимеш агачлары үсентеләре китергәннәр иде. Бездә дә мондый уңганнар барлар, югыйсә. Моннан тыш, районыбызда кул эше осталары күп: бәйләү, чигү, төрле сувенирлар ясап, чын могҗиза тудыралар. Төрле конкурсларда катнашып призлар алалар. Агачтан, башка төр материаллардан сокландыргыч җиһазлар, тормыш кирәк-яраклары эшләгәннәр байтак. Сатуда булса, һәр товарга иясе табылыр иде, әлбәттә. Куактан себерке ясап сатучы атлы абзыйны эзләгән ханымны да очратырга туры килде хәтта. Чөнки дөнья көткәндә һәммәсе дә кирәк.
Ярминкәдә катнашуга бәйле сорау-үтенечләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкинлек зур.
Бәйрәм ярминкәсе күңелле җыр-моң тәэсирендә барды. Районыбыз талантлары – Рәвис Сабитов, Альмира Вәлиева, Светлана Локманова, Лира Галимова, Люба Хисаметдинова, Урал Шәяхмәтов, Эльза Камалова, Лилия Арсланова, Илдар Хәмидуллин, Лира Галина һәм башкалар матур җырлар ишеттерде. Рудин Бәдретдинов музыкаль яктан бизәде.
Гөлназ Сәлимова Башкортстанны – туган җирне данлаган шигьри юллар белән концертны алып барды.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
06.10.2016: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
08.09.2016: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
04.06.2016: Район яңалыклары
Бәхетле балачак илендә
-
22.10.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!